Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юл авылында бәйрәм кичәсе узды

Әкият геройлары балаларны тылсымлы чыршы бәйрәме дөньясына алып киттеләр.

2022 елның 25 декабрендә Яңа Юл авыл клубында Яңа ел чыршысы узды.

Югары Ослан яшьләр үзәге оештыручысы Алинә Сәлахова җитәкчелегендәге "Яшьлек» балалар театр коллективы чыршы бәйрәменә килүче балаларга "Махаулылар эшләре" әкиятен бүләк итте.

Бәйрәм белән котларга һәм тамашачылар белән бергә күңел ачарга Кар кызы һәм Кыш Бабай, Кыш, Убырлы карчык килгән иде. Балалар шигырьләр укыдылар, яңа ел җырлары җырладылар һәм Яңа ел чыршысы янында биеделәр. Уеннар, биюләр яңа ел программасында катнашучылар һәм тамашачылар күңеленә хуш килде. Төсле, ялтырап торган гирляндлар һәм матур бизәлгән чыршы балаларга могҗиза хисе китерде. Тамаша башланганнан бирле әкият геройлары балаларны әкиятнең тылсымлы дөньясына алып киттеләр. Балалар бәйрәм атмосферасына чума алдылар.  Тамашадан соң барлык балалар да Кыш бабайдан күптән көтелгән бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новогоднее мероприятие