Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа елга әзерлек башланды

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яңа ел остаханәсе ачылды

Тозлы камырдан төрле эшләнмәләр ясау - бу социаль хезмәтләр алучыларның иң яраткан иҗади шөгыле. Бу юлы алар кар бабай һәм куян ясарга тәкъдим иттеләр - мондый уенчыклар һәрвакыт яратып көтеп алган Яңа ел бәйрәмен бизи. 

Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә камырны җәйделәр, кистеләр, аннары буядылар. Төрле төстәге эшләнмәләр килеп чыкты,аларга бүрекләр ясап кидерделәр, кулларына себеркеләр, тылсымлы йолдызлар тоттырдылар. Һәркем үзенең фантазиясен һәм иҗади потенциалын күрсәтте.

Наталья Котова сүзләренчә, камыр белән эшләү кулларның вак моторикасын үстерә, социаль хезмәтләр алучыларга шатлык, канәгатълек хисе китерә. Бөтен әзерләнгән уенчыклар әлегә саклауга китәчәк. Бәйрәм алдыннан алар интернатның фойесында зур чыршы бизәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев