Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Грипптан һәм кискен респиратор вируслы инфекциядән (ОРВИ) дан ничек сакланырга

Татарстан Кулланучылар күзәтчелеге оешмасы сәламәтлек саклау буенча үзенең киңәшләр бирде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча ел саен грипп белән дөньяда һәр өченче - бишенче бала һәм бишенче - унынчы өлкән яшьтәгеләр авырый.

Инфекциянең төп чыганагы - авыру кеше, аның эпидемия куркынычы турыдан-туры ютәл, томау кебек симптомнарның чагылуы белән бәйле, шул ук вакытта вирус тышкы тирәлеккә тарала, нәтиҗәдә ул кешеләргә йога. 

Грипп вирусы бик җиңел тарала. Инфекцияне иң киң таралган юл - һава-тамчылы. Шулай ук йогу көнкүреш юлы белән дә булырга мөмкин, мәсәлән, көнкүреш әйберләре аша.  Йөткергәндә, төчкергәндә, авыруның яки вирус йөртүченең  грипп вируслары тирә-юньгә бүленеп чыга. Авыру тирәсендә аэрозоль кисәкчекләрнең максималь концентрациясе булган йогышлы зона барлыкка килә. Аларның таралу ераклыгы гадәттә 2-3 м дан артмый. Кешеләрнең грипп вирусларын йоктору факторы югары. Барыннан да ешрак  грипп вирусына һәм башка төрле респиратор вируслы инфекцияләр китереп чыгаручы вируслар белән зарарлану  иммунитеты булмаган балалар санала.

Кискен респиратор инфекцияләренең аеруча куркынычы факторлары булып тора:

  • Медицина ярдәме сорап соң мөрәҗәгать итү;
  • 6 яшькә кадәрге балалар;
  • 60 яшьтән өлкәннәр;
  • Башлангыч вируска каршы терапия булмау һәм түбән нәтиҗәле дарулар куллану;
  • Йөклелек;
  • Авыруларның хроник йогышлы һәм соматик авырулары, йөрәк-кан тамырлары системасы, бөер, бавыр авырулары;
  • Шикәр диабеты һәм патологик симерү;
  •  Яман шешләр;
  •  Иммунодефицит халәтләре.  

Грипп һәм ОРВИ белән авыруны кисәтү максатларында кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

  • Грипп һәм ОРВИ буенча эпидемиологик уңышсызлык чорында массакүләм тамаша чараларына, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга (кибетләр, җәмәгать транспорты һ.б.) бару яки, мөмкин булганча, мондый урыннарда булу вакытын кыскарту киңәш ителә;
  • Җәмәгать урыннарында сулыш органнарын битлекләр, индивидуаль яклау чаралары белән сакларга кирәк;
  • ОРВИ (томау, төчкерү, йөткерү, гәүдәнең югары температурасы) билгеләре булган затлар белән аралашудан тыелырга кирәк;
  •  Иммун системасын ныгытуга җитәрлек йокы, дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнү, саф һавада булу ярдәм итә. Урамда булганда, артык салкынаюдан да, җылынудан да саклану өчен һава шартларына ярашлы киенергә;
  • Арыганлыктан һәм стресстан качарга тырышыгыз;  

Хәл начарланганда һәм үзенчәлекле симптомнар барлыкка килгәндә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмичә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

  • Табиб билгеләгән режимны үтәү организмга йөкләнешне киметү, катлаулану куркынычын киметергә мөмкинлек бирә;
  • Авыруны аерым бүлмәгә урнаштырырга тәкъдим ителә. Бинаны көн саен дымлы җыештырырга һәм җилләтү режимын сакларга кирәк;
  • Балалар җиңел формада авырганда да ата-аналарга аны балалар бакчасына яки мәктәпкә җибәрергә кирәкми. Бу авыру өчен генә түгел, авыру белән бәйләнештә булган башка балалар өчен дә куркыныч. Салкын тию кебек авыру юк. Теләсә нинди кискен респиратор авыруны әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч вирус китереп чыгара.  

Авыру кешеләргә йөткергәндә кайбер кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк (дистанцияне сакларга, авызны йөткерү һәм төчкерү вакытында салфетка яки кулъяулык белән капларга). Вирусларга каршы препаратларны кабул итү турындагы карар табиблар тарафыннан клиник симптомнар нигезендә кабул ителергә тиеш;

Туристлык сәфәре вакытында йогышлы авыру билгеләре барлыкка килгәндә (югары температура, томау, йөткерү  яки тамактагы авырту һ.б.) чир симптомнары турында төркем җитәкчесенә хәбәр итегез, үзегез һәм якыннарыгыз өчен бер тапкыр кулланыла торган битлекләрдән файдаланыгыз, мөмкин булганча башка туристлар белән аралашуны киметегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев