Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гимназиянең беренче сыйныф укучылары район мәдәният йортында кунакта булдылар

Биредә алар өчен Ачык ишекләр көне узды.

Әлеге чара ярдәмендә балалар килүчеләр ролендә генә түгел, гүзәллек иҗат итүчеләр ролендә дә була алдылар: тавыш режиссеры белән бергә чараларны озата баручы тавыш һәм яктылык белән идарә иттеләр, микрофон ярдәмендә тавышларының никадәр көчле була алуын белделәр. Сәхнәдә индеец белән бергә табышмакларга җаваплап таптылар, сәхнәдә үк дискотека оештырдылар һәм чын артистлар кебек биеделәр.

Шуннан соң балалар бергәләп төрле костюмнар саклана торган бүлмәдә булдылар, аларны киеп карап узләрен әкияти геройлар кебек хис иттеләр. Биредә балалар әкиятләрне һәм аларның төп геройларын бик яхшы белүчеләр буларак күрсәттеләр. Алга таба балалар «Волжанка» халык ветераннар хоры җитәкчесе һәм хор катнашучылары белән бергә музыка коралларында уйнап җырлау мөмкинлегенә ия булдылар. «Иделкәй» халык вокаль төркеме кабинетында балалар татар костюмнары һәм җырлары турында сөйләштеләр. 

Балалар барлык концертлар һәм спектакльләрнең, барлык иҗади чараларның сценарийлар, репертуар төзелә торган методик кабинеттан башлануын белделәр. Балалар хәтта район мәдәният йорты җитәкчесенең кабинетында да булдылар, анда аларга аның тарафыннан иң изге теләкләр әйтелде.

Шуннан соң беренче сыйныф укучылары район мәдәният йорты каршындагы «Мәдәниятләр диалогы» музеена юнәлделәр, анда мәктәп кирәк-яраклары күргәзмәсе оештырылган иде. Музей җитәкчесе Решетова Анжелика белән балалар әби-бабайларыбызның, әти-әниләребезнең ничек укуларын карарга тарих битләре белән танышып, беразга гына үткән көннәргә сәяхәт кылдылар. Тәкъдим ителгән экспонатлар совет чоры укучыларының тормышы турында күзаллау бирә.

Беренче сыйныф укучыларында уку һәм кушу мәсьәләләрен чишүдә булышкан счет төймәләре аеруча кызыксыну уятты, алар каләм белән язып карадылар һәм сүзлек запасын киңәйттеләр: «счетлар, кара савыты, кара, каләм».

Чараның программасы бик бай булды һәм балаларга ул бик ошады һәм алар бирегә яңадан килергә вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев