Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гимназиядә патриотик чаралар узды

2024 елның 21-22 февраль көннәрендә Н.Зиннуров исемендәге гимназиядә, гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган еллык мәктәп конкурсы узды.

Әлеге чара һәр елны дисциплина һәм патриотик рух тәрбияләү максатыннан үткәрелә, бу яшь буынны лаеклы үстерергә мөмкинлек бирә. 

 Беренче көнне бәйгедә 2-4 нче сыйныф укучылары катнашты. Һәр класс строй белән җырлап узуны, төзелеш командаларының осталыгын, ә отряд командирлары төгәл командалар бирә белүләрен күрсәтте. Барлык сыйныф укучылары якты, матур, эмоциональ чыгыш ясады. Һәр сыйныф иң уңай сыйфатларны күрсәтергә тырышты - җаваплылык, коллективта бергәләп эшли белү, командаларны үтәү. Күп сәгатьлек күнегүләр бушка китмәде, һәрбер сыйныф лаеклы нәтиҗәгә иреште.

 Ә 22 февраль көнне үзләренең осталык һәм бердәмлекләрен 5-11 сыйныф укучылары күрсәтте. Берничә атна дәвамында командалар бу көнгә әзерләнделәр: җырлар, строевой адым белән йөрергә өйрәнделәр, тиешле форма - киемне сайладылар. Барлык сыйныф укучылары якты, матур, эмоциональ чыгыш ясады. Һәр сыйныф үзенең иң уңай сыйфатларын күрсәтергә тырышты - җаваплылык, коллективта бергәләп эшли белү, командаларны үтәү, төз һәм тигез басып атлау, шулай ук патриотик җырларны башкару.

 Татарстан Республикасы буенча МХО да катнашучыларга ярдәм итү буенча “Ватанны саклаучылар” Дәүләт фонды филиалының социаль координаторы А.Мулянов, Н.Зиннуров исемендәге гимназия  директоры З.Айзатвафина, физкультура укытучылары М.Гасанбеков, Н.Зайцев составындагы жюри балаларның тырышлыгын лаеклы бәяләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев