Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гимназия укытучылары шахмат ярышларында катнашты

Югары Ослан районының Яшьләр клубы базасында укытучылар арасында шахмат ярышлары узды.

Спартакиада  профсоюз инициативасы белән һәм һөнәри компетентлыкны, иҗади инициативаны үстерүгә һәм камилләштерүгә, педагогик хезмәт статусын һәм абруен күтәрүгә, мәгариф хезмәткәрләренә ярдәм итү максатыннан үткәрелде.

 Шахмат турнирында 10 белем бирү оешмасыннан 17 шахматчы катнашты. Алар арасында гимназия укытучылары А.Нурмөхәммәтов, А.Куприянова  бар иде.

Ярышлар һәр катнашучыга 15 минутлык әйләнеш системасы буенча үткәрелде. Ярышларның төп хөкемдары А.Картапов булды. Үзләренең көндәшләре белән ярышканда, педагоглар шахмат уенының күптөрле һәм беренче карашка гади күренсә дә катлаулы булуын күрсәтте. Шахмат уены үз-үзеңне тоту, мантыйк, шулай ук көндәшеңнең йөрешен исәпләү буенча ярыш.

Команда зачетында гимназия педагоглары беренче урынны, ә шәхси зачетта Анастасия Куприянова 5.5 очко җыеп беренче урынны, ә Айнур Нурмөхәммәтов - икенче урынны яуладылар, ул  7,5 очко җыйды.

Аларга  алга таба уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев