Гимназия укучыларына ут белән сак булу күнекмәләрен аңлаттылар
Югары Ослан. Татарча

Гимназия укучыларына ут белән сак булу күнекмәләрен аңлаттылар

Н.Ш.Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясендә Бөтенроссия ачык куркынычсызлык дәресе узды.

Балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле 8-11 сыйныф укучылары белән тематик әңгәмә үткәрде. Чараны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 112 номерлы янгын сүндерү бүлеге башлыгы урынбасары, эчке хезмәт лейтенанты Н.С.Ипатов үткәрде.

Балаларга янгын чыкмасын өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге һәм янгын чыккан очракта, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.

Белгеч билгеләп үткәнчә, балаларны кечкенәдән үк ут белән сак эш итү күнекмәләренә өйрәтергә, янгынның сәбәпләрен һәм янгын чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатырга кирәк. Һәм моны әңгәмә аша гына түгел, шәхси дөрес тәртип мисалында да эшләргә кирәк.


Нет комментариев