Гимназия укучыларын пионерга кабул иттеләр
Гимназиянең 4 нче сыйныф укучылары өчен Пионер көненә багышланган чара үткәрелде. Музей җитәкчесе оешманың барлыкка килү тарихы, пионерларның традицияләре һәм символлары турында сөйләде .
1917-1922 елларда барган Гражданнар сугышы һәм ачлык илдә 2,5 миллионнан артык ятимнең булуына сәбәп була. Алар беспризорниклар булганнар һәм коточкыч шартларда, кайчак хәтта подвалларда һәм чормаларда да яшәгәннәр. Кайберләренә хәер сорашу белән шөгыльләнергә, икенчеләренә - урларга һәм закон бозарга туры килгән.
1921 ел ахырында РКСМ Үзәк комитеты яңа балалар оешмасы эшчәнлеге принципларын һәм Программасын эшләү белән шөгыльләнүче махсус комиссия төзи. Монда Надежда Крупская мөһим роль уйнаган. Пионерияне булдыру идеясе нәкъ менә аныкы дип санала. Скаутлар хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе Иннокентий Жуков "Әзер бул!" девизын уйлап чыгара. 1922 елның 19 маенда комсомолның 2 нче Бөтенроссия конференциясе барышында бөтен илдә пионер отрядлары оештыру турында карар кабул ителә. Француз теленнән тәрҗемә иткәндә «пионер» сүзе “беренче юл салучы” (первопроходец) дигәнне аңлата, оешмада катнашучыларны шулай атый башлаганнар. 1924 елга кадәр пионер оешмасы Спартак исемен йөртә, ә Ленин үлгәннән соң аның исемен ала.
Пионерларга махсус значок тапшыралар, аның үрнәге төрле елларда үзгәреш кичерә. Үзенең соңгы вариантында ул үзәгендә Ленин профиле булган биш очлы йолдыз формасында була, ә аның астында - «Һәрвакыт әзер!» девизы. Йолдыз өстендә өч ялкын теле. Пионерларның төп символлары арасында - Кызыл Байрак, әләм, муен яулыгы һәм значок. Төп атрибутлар исем билгеләүне, барабан һәм горнны үз эченә алган форма була.
Анжелика Решетова Югары Ослан мәктәбенең пионервожатые Ольга Хуртина( Давыдова) һәм мәктәп пионер дружинасы рәисе Ольга Иванова(Бабушкина) турында сөйләде.
Чара ахырында балаларны пионерлар рәтенә кабул иттеләр. Алар ант иттеләр һәм аларга кызыл галстуклар бәйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев