Гимназия балалары шоколад музеенда булып кайтты
Күңелле, якты, танып белүчән һәм онытылмаслык кына түгел, ә тәмле дә булуын теләгәндә, ул вакытта шоколад музеена барырга кирәк дигән фикергә килде гимназия балалары.
Гимназиянең дүртенче сыйныф балалары класс җитәкчесе О.В.Иванова белән татлы әкияти дөньяга экскурсия оештырдылар. «Шоколадушка» исемле шоколад музее - ул музей гына түгел, ә теләсә кайсы яшьтәге шоколадны яратучылар һәм бәяләүчеләр — балалар һәм өлкәннәр өчен чын иҗади урын.
Экскурсиядә балалар шоколад барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шоколад агачы һәм ольмеклар культурасы турындагы гаҗәеп риваятьне тыңладылар. Шулай ук балалар төрле сорттагы шоколадтан авыз иттеләр, ул аларга бигрәк тә ошады.
Әмма иң зур кызыксыну, шатлык китергән һәм фантазия очышына ирек биргән мизгел - ул сувенир-шоколад уенчык ясау буенча мастер-класс булды, анда барысы да үзләрен чын шоколад ясаучы итеп хис итте.
Музейда булганнан соң балаларда бик күп уңай хис-кичерешләр, күңелле хатирәләр һәм бөтен гаилә өчен тәмле күчтәнәчләр калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев