Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Газ җиһазларын дөрес кулланасызмы

Татарстанлыларга газ белән булган фаҗигаләрнең нинди сәбәпләр аркасында килеп чыгуын искә төшерделәр.

Әгәр кешеләр көнкүрештә газ куллану кагыйдәләрен үтәсәләр, бәхетсезлек очракларын булдырмаска мөмкин.

 Соңгы өч елда Татарстанда газ куллану буенча 146 гадәттән тыш хәл булган, аларда 20 кеше һәлак булган, 268 кеше зыян күргән. Ә 2025 ел башыннан ике кеше һәлак булган, 53 кеше зыян күргән. 

Газ белән булган фаҗигаләрнең төп сәбәпләре:

• төтен чыгару юлларының һәм вентиляция каналларының төзек булмавы, газ җиһазлары файдаланыла торган биналарга һаваның җитәрлек күләмдә килмәве – төтен һәм вентиляция каналларының герметик булмавы, кире тарту көче барлыкка килү, шул исәптән пластик тәрәзәләр урнаштыру һәм тиешле һава агымы булмау аркасында;

• вентиляция каналлары эшенә тыкшыну – кешеләр мәҗбүри суырткыч җайланмалар урнаштыралар. Алар, үз чиратында, кире тарту барлыкка килүнең сәбәбе булып торалар;

• газ куллану кагыйдәләрен белә торып бозу.

Белә торып хокук бозулар нәрсә ул һәм алар фаҗига куркынычын ничек арттыра? Бу үз белдегең белән газ җиһазларын алыштыру, күчерү яки тоташтыру, җиңел янучан материалларны газ приборларына якын урнаштыру, вентиляция эшенә тыкшыну - вентиляторларны гомумйорт каналларына урнаштыру, рәшәткәләрне томалап кую. Газ җиһазлары һәм автоматика системалары белән теләсә нинди манипуляцияләр, газ җиһазлары урнаштырылган бинаның ишекләрен демонтажлау, биналарны  законсыз үзгәртеп планлаштыру. Болар барысы да - көнкүреш газы белән булган фаҗигагә туры юл. Кешеләр көнкүрештә газ куллану кагыйдәләрен үтәсәләр, барлык бәхетсезлек очракларын булдырмаска мөмкин булыр иде. Ваемсызлык һәм кагыйдәләрне белмәү фаҗигагә әверелергә мөмкин.

Фатирдагы вентиляция каналларын гади кәгазь бите белән тикшерергә мөмкин

Газ җиһазларын куллану алдыннан вентиляция һәм төтен каналларының яну продуктларын тулысынча бетерүне тәэмин итүенә инанырга кирәк. Вентиляция каналы тишегенә бер бит кәгазь китерү дә җитә: әгәр кәгазь ябышып, кул ярдәменнән башка торса, димәк, тарту көче бар. Әгәр кәгазь ябышмый яки төшеп китә икән, бу - хәвефле сигнал: мондый йортта газ куллану катгый тыела. Әгәр тикшерү тарту көче булмавын күрсәтсә, беренчедән, теләсә нинди газ приборларыннан файдалану катгый тыела. Икенчедән, газ хезмәтенә 104 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Каналларның төзексезлекләрен мөстәкыйль рәвештә яки белгечләр ярдәме белән чистартырга һәм төзәтергә кирәк.  

Сөрем газы белән ничек агуланмаска?

Герметик пластик тәрәзәләр урнаштыру шартларында коткаручы чишелеш – ул клапан. Бу диварга яки тәрәзәгә монтажлана торган җайланма. Ул хәтта ябык булганда да урамнан даими рәвештә саф һава агымын тәэмин итә. Аны урнаштыру һава алмашын нормальләштерә һәм газ җиһазларының да, тулаем вентиляция системасының да дөрес эшләвен тәэмин итә, бу яшәүчеләрнең иминлегенә турыдан-туры йогынты ясый. Шулай ук газ җиһазларына елга бер тапкыр техник хезмәт күрсәтү яхшы саклык чарасы булачак.

Газ өчен вакытында түләргә кирәк

Әгәр газны кулланучы аны ике ай рәттән түләмәсә, йортка газ бирүне туктатырга мөмкиннәр, шулай ук газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күрсәтү үткәрү өчен белгечләргә мөмкинлек бирергә кирәк.

Бурычны түләтү суд аша башкарыла. Ә йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау буенча махсуслаштырылган оешма вәкилен кертүдән баш тарткан өчен, РФ административ кодексының 9.23 маддәсе нигезендә, 5 меңнән 10 мең сумга кадәр административ штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев