Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гаилә альбомына күз салыгыз

Бүген Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат- йортында Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында “Гаилә альбомына күз салыгыз” дигән чаралар циклы старт алды.

Истәлекләр циклын социаль хезмәтләр алучы Василий Кузнецовтан башладылар. Аңа 67 яшь тулды. Беренче эш итеп, интернатта зур тату гаилә гадәте буенча, аны бу мөһим вакыйга белән котладылар, күп кенә яхшы һәм изге теләкләр теләделәр, әлбәттә, бүләкләр дә тапшырдылар. Бүләкләрне  күп елгы традиция буенча һәр туган көнгә "Казан әниләре" хәйрия фонды хезмәткәрләре алып килә.

 Василий Степанович мондый игътибарга бик шат иде, гаилә альбомын ачып - балачак, яшьлек, армиядә хезмәт итү вакытларын искә төшереп, тормыш юлын иптәшләре белән бүлеште. Яшьлек дуслары турында да сөйләп алды ул.

"Барысы да бу гаилә альбомын зур кызыксыну белән тыңладылар һәм карадылар - ди Наталья Котова. - Ретротерапия - өлкән яшьтәге кешеләрне тернәкләндерүнең бик нәтиҗәле ысулы. Иске фотоларны карап, алар тынычланалар, тормышның юкка гына узмаганын аңлый башлыйлар". Мондый чараларны интернат-йортта ел дәвамында үткәрергә планлаштыралар һәм яшәүчеләрнең һәркайсы үз гаилә альбомын тәкъдим итә алачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев