Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында каникулларны ничек куркынычсыз итүне искә төшерделәр

Көтелгән Яңа ел бәйрәмнәре һәм мәктәп укучылары өчен кышкы каникуллар башланды.

Балалар өчен көтеп алынган вакыт җитте, шуңа да бу чорда янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре турында искә төшерү урынлы.

 "Хөрмәтле ата-аналар, балалар белән ял вакытларын күңелле үткәрү өчен вакыт табыгыз, спорт ярышларына йөрегез, кинога бергәләп походлар үткәрегез, балаларга укуга мәхәббәт тәрбияләгез. Әгәр сезнең балагызга каникулларда өйдә бер үзенә генә өйдә калырга туры килсә, сез өйдән чыгып китәр алдыннан, баланы мөмкин кадәр мавыктыргыч эш, уен белән җәлеп итәргә тырышыгыз. 

 Һәм иң мөһиме, балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләргә онытмагыз, шәмнәр һәм шырпылар белән уеннар нинди куркыныч китерүен, түбәләрдә, подвалларда һәм сарайларда ут белән уйнарга яраманлыгын аңлатыгыз. Балалар бер розеткага күп санда электр приборларын тоташтырырга, бозылган изоляцияле электр шнурларын һәм үткәргечләрен кулланырга, үзләренә электр приборларын төзәтергә һәм сүтәргә ярамаганын белергә тиеш. Мамык, шәм куллану, янгынга китерергә мөмкин булган фейерверклар оештыру тыелганын балаларга сөйләп бирү мөһим. 

Юлларда, урамда, бозда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында балалар белән әңгәмә үткәрегез.

Янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләрен үтәгез һәм кышкы каникул көннәрендә балаларның үз-үзләрен тотышын контрольдә тотыгыз", - дип мөрәҗәгать итте ата-аналарга Югары Ослан районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге җитәкчесе Ленар Мәрдегалимов.

Шунысын да искәртик: янгын чыккан очракта “101”, “112” коткару хезмәте телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Сезгә куркынычсыз каникуллар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев