Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында балаларның каникулларда хәвефсезлеге турында искә төшерделәр
Ниһаят озак көтелгән җәйге каникуллар башланды, балаларның буш вакытлары барлыкка килде, алар аны кагыйдә буларак, урамда үткәрәләр.
Дөнья куркыныч вакыйгалар белән тулы, әмма бала көннәр буе өйдә утырырга тиеш түгел. Дуслар белән очрашулар, елгада су коену, уеннар, иркенлек, болар барысы да балаларның урамда йөрүенә бәйле. Шул ук вакытта барлык җәйге күңел ачулар ничек кенә булмасын, имгәнүләр алу һәм гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы белән бәйле.
«Хөрмәтле ата-аналар, үз балагызның иминлеге турында кайгыртыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте Югары Осланлыларга күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы Ленар Мардегалимов һәм җәйге чорда иминлекне гарантияли торган үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртте.
-Ут белән шаярулар. Беренче чиратта, балаларның урамда үз-үзләрен тотышына аерым игътибар бирергә кирәк. Еш кына балалар тойгылар эзләп, мөмкин булган бөтен җирдә ут белән уйнарга тырышалар. Әмма бу чарага балаларның кайберләре генә җаваплы карый. Балаларга аңлатыгыз: шырпы белән уйнау, учак ягу бик куркыныч. Янгын чыккан очракта нинди телефон номерына шалтыратырга кирәк икәнен исләренә төшерегез.
-Газ һәм электр белән уеннар. Әгәр сезнең өйдә газ кулланыла икән, балаларга аның белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләргә онытмагыз. Балаларга электр чыбыкларының өзелү куркынычы турында, мондый чыбыкларны кул белән тотарга, бигрәк тә юеш булса, аларга хәтта якынаерга да ярамавы турында сөйләп бирегез. Чыбыклар өзелгән очракта, олыларга кичекмәстән хәбәр итәргә һәм тиешле ремонт хезмәтен чакырту кирәк.
- Кояш астында сак булыгыз. Балаларның исенә төшерегез: җәй көне кояш активлыгы бик югары, шуңа күрә кояш нурлары астында бик озак вакыт булырга кирәк түгел, иртән һәм кич, югыйсә җылы яки кояш сугуы алырга мөмкин. Җәйге эссе көннәрдә балаларны җиңел киемнәргә киендерегез, башында кепка яки панама булырга тиеш. Болар барысы да баланы пешүдән һәм кояш сугуыннан саклап калырга ярдәм итәчәк. Татлы газировка кулланудан тыелыгыз, чиста суны ешрак эчегез. Кояштан саклану өчен махсус кремнар кулланырга онытмагыз.
-Торак пунктларда балаларның тормышы өчен иң куркыныч урыннар: автомобиль юлына чыгу, тизйөрешле автомобиль юллары. Балага уен һәм спорт дәресләре өчен махсус билгеләнгән урыннарны файдаланырга кирәклеген аңлатыгыз. Юл йөрү өлешендә велосипедта ярышлар үткәрергә ярамый. Скейт һәм роликларда бары тик ишегалдында гына йөрергә мөмкин. Юлны кичү кагыйдәләре турында исенә төшерегез. Юлда гына түгел, ишек алдында да үзеңне хәвеф-хәтәрсез тоту бик мөһим. Кагыйдәләрне кечкенәдән үк аңлата башларга кирәк, һәм никадәр иртәрәк булса, шулкадәр яхшырак.
-Таныш булмаган кешеләр белән сак булыгыз. Балаларга үзләренә таныш булмаган кешеләр белән үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләгез, алар белән сөйләшергә, кая да булса алар белән барырга һәм бигрәк тә алардан бүләкләр алырга ярамавын аңлатыгыз. Балаларны таныш булмаган кешеләргә калдырмагыз, сез балаларны урлау куркынычын арттырасыз. Мөмкин булганча, балаларны ялгыз калдырмагыз, бигрәк тә таныш булмаган урыннарда. Балаларга әйтегез: алар өйдә ялгыз калган вакытта, таныш булмаган кешеләргә ишекләрне ачу, алар белән телефоннан сөйләшү тыела.
6. Суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез. Балаларга суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләп бирегез: су коенырга махсус җиһазланган урыннарда гына һәм өлкәннәр күзәтүе астында гына рөхсәт ителә. Суда уеннар оештырмагыз. Суда туңганчы коенмагыз, чөнки көзән җыюлар барлыкка килергә мөмкин. Көзән җыеру башлангач та судан чыгып китәргә кирәк. Буйкалар артына йөзмәгез.
7. Баланы черкиләрдән, үрмәкүчләрдән һәм башка бөҗәкләрдән сакларга тырышыгыз. Бүлмә тәрәзәсенә урнаштырылган москит челтәре - баланы бәйләнчек бөҗәкләрдән саклаучы мәҗбүри элемент. Ләкин онытмагыз: москит челтәре баланы тәрәзәдән егылып төшүдән коткарып кала алмый - мәҗбүри рәвештә тәрәзә саклагычларыннан файдаланыгыз, махсус фиксаторлар куегыз. Баланы талпаннар тешләүдән саклау өчен, барыннан да элек, чәчне һәм тиренең ачык өлешләрен каплагыз.
8. Азык-төлек белән агуланудан сакланыгыз. Начар юылган яшеллек, юылмаган җиләк-җимеш һәм яшелчәләр балада төрле эчәк инфекцияләре үсешенә китерергә мөмкин. Баланың исенә төшерегез: һәр ашау алдыннан кулларны юарга кирәк. Эссе вакытта гадәти туклану продуктлары да тизрәк бозыла, моны балага пикникта ризык биргәнче исәпкә алыгыз. Урманга йөргәндә балаларга таныш булмаган төрле үсемлекләрне һәм җиләк-җимешләрне ашауның куркынычы турында сөйләгез. Гөмбәләрне балалар олылар белән генә җыярга тиеш.
Хөрмәтле әти-әниләр, җәйге чор - балалар организмын ныгыту һәм сәламәтләндерү вакыты ул! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз һәм җәйге ял сезгә һәм балаларыгызга шатлык кына китерәчәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев