Фәймә Ногуманова – горурланырлык шәхесебез
Минем язмам Яңа-Болгар авылында яшәп көн күргән сугыш чоры баласы һәм укытучысы Ногуманова Фәймә Закирҗан кызы турында.
Булачак укытучы Фәимә Ногуманова 1926нчы елның 26 мартында Яңа Болгар авылында Биек Тау районыннан күчеп килгән Закирҗан абый белән Фатыйма апаның беренче мәхәббәт җимешләре булып дөньяга килә. Ләкин сабыйга үз әнисе белән озак яшәргә язмаган, ике яшь тулгач әнисе үлеп китә.Үги әни белән яшәргә туры килә. Фәимә аны үз әнисе кебек кабул итә. 1932нче елда алты яшеннән укырга керә. Бик тырыш, яхшы билгеләргә генә мәктәпне 1939нчы елны тәмамлап, 1940нчы елны Казанга фельдшерлыкка укырга керә, бик яхшы укыса да, бу профессия минеке түгел диеп Фәймә декабрь ахрында киредән авылына кайта. Ул вакытта әтисе дә үлгән була. Яңа- Болгар авылында клуб мөдире булып эшли башлый.Ул вакытларда авылда яшьләр күп була.
1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланып китә. Фәймәгә ул вакытта бары тик унбиш яшь кенә була әле. Дәһшәтле сугыш кызны өлкәннәр белән бергә басуга көлтә бәйләргә, башак җыярга, көтү көтәргә дә чыгара. Колхозның төп эшчеләре булып, үсмер кызлар, үсмер малайлар кала.
Шул елны Фәймәнең әнисен окоп казырга Апас районына җибәрәләр, әмма ләкин әнисен җибәрәсе килмичә, кыз үзе китә. Биш ай буена алар көнне –төнгә ялгап окоп казыйлар. Өс–башлары начарлана, ашау-өчү бик әйбәтләрдән булмый, ул елны кыш салкын килә.Апас районыннан окоп казып кайткач, Печищи авылына он тартырга, капчык ташырга җибәрәләр. Анда ул ай ярым эшли.Эш бик авыр була яшьүсмер кызга.
1942 елны урман кисәргә, кул пиласы белән утын хәзерләргә җибәрәләр Фәймә Ногуманованы.
- Андагы авырлыкларны, язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел, нормаңны тутырмасаң кәбестә шулпасы да эләкмичә кала торган көннәр дә булгалады, - диеп искә ала кызчык үзенең истәлек дәфтәрендә. Авылга декабрь ахрында гына кайта Фәймә.
1943 елның башыннан Ключище авылына бухгалтерлар курсына бер айга укырга җибәрәләр. Йөреп укулары бик авыр була. Бер ай укыгач, аны яшелчә бакчасына бригадир итеп куялар. 1943 елның сентябрь аенда Фәймә Закирҗан кызының тормышында зур борылыш була, аны мәктәпкә башлангыч сыйныф укытучысы итеп куялар һәм ул дәрес бирә башлый.
Егерме алты ел укытучы булып эшләп, лаеклы ялга чыга Фәймә Ногуманова. Эшләгән дәвердә бик күп авырлыклар күрергә туры килсә дә, ул сынмаган, сыгылмаган. Кайда гына эшләсә дә, укучыларның һәм ата-аналарның, авыл халкының хөрмәтен яулаган. Төгәл, гадел, тырыш булуы белән хезмәттәшләренә үрнәк булып торган. Бик күп җәмәгать эшләре алып барган: агитатор, гомере буе пропагандист, агитколлектив җитәкчесе, политинформатор. Бик күп яшь укытучыларны эшкә өйрәткән. Ул башкарган хезмәтләрне еллап санап чыгу өчен генә дә озын исемлек кирәк булыр иде.
Тормыш иптәше Ногуманов Гайсәр Галиакбәр улы белән бергәләшеп, иңгә иң куеп 36 ел бергә гомер иттеләр, тирә -як күршеләргә, күрше авылларга үрнәк гаилә булып яшәделәр, бер кыз, ике ул үстерделәр.
Сугыш һәм хезмәт ветераны, Бөек укытучы Фәймә Закирҗан кызы Ногуманова 2008 елнын өченче мартында арабыздан китеп бара.
Сәлимуллина Сания.
Вахит авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев