Флүрә Хабулла кызы Фәтхуллинага 85 яшь
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин һәм авыл мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова авылдашлары Фәтхуллина Флүрә Хабулла кызын 85 яшьлек юбилее белән котладылар.
Аңа алдагы тормышында сәламәтлек, яхшы кәеф, әле тагын бик күп бәхетле һәм озак еллар туганнары һәм яратучы кешеләр арасында яшәвен теләделәр. Шулай ук истәлек бүләге тапшырдылар.
Фәтхуллина Флүрә Хабулла кызы 1940 елның 12 августында Югары Ослан районының Татарстан Мәмәтхуҗасы авылында туа. Сугыш башлангач, әтисе фронтка китә, әнисе ике бала белән тылда кала. Флүрәгә ул вакытта нибары бер яшь кенә була. Сугыш бетеп, әтиләренә җиңү белән кайтырга насыйп була. Яше җиткәч Флүрә җирле мәктәпкә укырга керә. Бер-бер артлы аның тагын ике апасы һәм бер абыйсы дөньяга килә. Мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлагач та, Флүрә авылларында фермага эшкә керә. Аны авыр эш куркытмый, иртәнге сәгать дүрттән ул фермада сыер сава, бозаулар карый. Ул заманнарда сыер савучының эше җиңел булмый, чөнки барысы да кул белән эшләнә, алай да ул сынатмый, тырышып хезмәт куя. Флүрә апа фермада лаеклы ялга чыкканчы эшли. Тырыш хезмәте өчен күп кенә Рәхмәт хатларына, бүләкләргә лаек була. 24 яшендә җирле егеткә кияүгә чыга, тормыш иптәше белән кыз бала табып үстерәләр.

Хәзерге вакытта кызы тәрбиясендә Флүрә Хабулла кызы абыйсы белән Татар Мәмәтхуҗасы авылында яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев