Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ел саен Бөтендөнья йорт хайваннары көне билгеләп үтелә

Аның девизы Антуан де Сент-Экзюпери әсәреннән Нәни принц сүзләре белән бәйле: «Без кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы».

Бөтендөнья йорт хайваннары көне “кече дусларыбыз” алдында никадәр җаваплы булуыбыз хакында кисәтә. Аның тарихы 1931 елга барып тоташа. Италиядә Флоренциядә узган Халыкара конгресста табигать дөньясын, тереклекне яклаучы активистлар зур форумда йорт хайваннары көнен халыкара дата буларак билгеләү мәсьәләсен күтәрә.

Россиядә төрле сәбәпләр белән бу көн дистәләрчә еллар дәвамында искә алынмады. Халыкара хайваннарны яклау фонды башлангычы белән, ниһаять, 2000 елдан бездә дә аны билгеләп үтә башладылар.

Түбән Ослан балалар бакчасы да мөһим бәйрәмгә битараф калмады, өлкән төркемдә «Безнең яраткан хайваннарыбыз. Без кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы!», -дип аталган дәрес узды. Аның максаты: балаларда шәфкать, игелек, мәрхәмәтлелек, бөтен тереклеккә карата кешелеклелек хисе тәрбияләү, йорт хайваннарына карата - «алар безнең  кече туганнарыбыз» -җаваплылык, аларга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Аларның тормышы күп очракта кешеләргә бәйле бит.

Барлык балаларның да диярлек йорт хайваннары бар булып чыкты. Һәм алар бик мавыгып үзләренең кечкенә дуслары турында сөйләделәр: үзләренең яраткан хайваннарының тышкы кыяфәтен һәм гадәтләрен, алар белән ничек уйнарга яратуларын, гаиләләрендә аларның ничек барлыкка килүләрен һәм нәрсә белән туклануларын, хайваннарының холыкларын, хайваннарны яратып тәрбияләүләрен тасвирладылар.

Балалар хайваннар турында табышмакларга җаваплар таптылар, “Кешелекле йөрәк”, “Йортсыз мәче” шигырьләрен укыдылар, хайваннарны йортларда тоту, ничек тәрбияләү турында фикер алыштылар. Чара азагында балалар «Минем яраткан йорт хайваны» дигән рәсемнәр ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев