Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Донор – кешеләргә гомер бүләк итә

Кызыл Байрак мәдәният хезмәткәрләре фельдшер Светлана Матягина белән берлектә Россиядә милли кан доноры көнендә танып - белү әңгәмәсе үткәрделәр.

Ел саен 20 апрельдә Россиядә кан донорының Милли көне билгеләп үтелә. Бу көн бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы өчен үз канын түләүсез тапшыручы донорларга һәм табибларга  багышланган.

1832 елның 20 апрелендә яшь Петербург акушеры Андрей Мартынович Вольф беренче тапкыр кан салуны уңышлы үткәргән.  

1900 елда Австрия иммунологы Карл Ландштейнер кеше канының төркемнәрен ача. Шуннан бирле инде йөз елдан артык кан донорлары кешеләрнең гомерләрен коткара. Шул еллар дәверендә миллионлаган кеше донорлар аркасында коткарылган. 

Чарада донорларның кем булуы, кем кан доноры була ала, кан бирүгә ничек әзерләнү турында сөйләштеләр. "Донор" сүзе латинча "donаre" сүзеннән килеп чыккан, бу "бүләк" дигән мәгнәгә ия. Балаларга донор булуның  җитди сайлау икәнен аңлаттылар. 

Кан бирү - ул шәфкатьлелек, хөрмәт һәм яхшылык акты. Донорлык - башкалар хакына тыныч батырлык ул, бер тапкыр тапшыру - бер үлемнән коткару! Кан бирү кешегә яшәү мөмкинлеге бирү дигән сүз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев