Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Диния нәзарәте Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан 2023 нче елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте.

Гарәфә көне итеп 27 нче июнь көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 28нче  июньгә туры килә (Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне). Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.

Татарстанның барлык мәчетләрендә дә Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 28 нче июнь көнне кояш Казанда 03.01 сәгатьтә, Югары Осланда - 03.02 сәгатьтә чыга). Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

  • 2.30 - 03.00 – Коръән укылу;
  • 03.00 - 03.30 – гает вәгазе укылу;
  • 03.30 – гает намазын уку;
  • 03.40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул  Югары Осланда 30 нчы июнь 20.33 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәргә мөмкин.

 Корбан нисабы күләме 36 мең сумны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев