Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Диңгезләр, дулкыннар буйлап

Безнең Ватаныбыз - бөек диңгез дәүләте.Көнбатышта һәм көнчыгышта, төньякта һәм көньякта аның территориясен өч океан бассейнына караган 12 диңгез һәм ике эчке диңгез сулары юа.

Июль аеның соңгы якшәмбесендә Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне билгеләп үтелә. Безнең илдә даими диңгез флоты император Петр 1 заманында барлыкка килә.Нәкъ менә ул Россияне чын диңгез дәүләтенә әйләндергән, Балтыйк диңгезенә чыгу юлын яулаган һәм көчле хәрби-диңгез флотын булдырган. 

Бакча Сарай авыл клубында Хәрби-Диңгез Флоты көненә багышланган "Диңгезләр, дулкыннар буйлап" дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Асия Фәйзулова катнашучыларга "Безнең якташларыбыз Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итте"дигән презентация карарга тәкъдим итте. Анда Бакча Сарай авылыннан Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итүчеләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Балалар төрле уеннарда катнаштылар. Чара азагында кәгазьдән корабльләр ясау буенча "Безнең корабльләр" мастер-классы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев