Диләфрүз Заһирова: “Узган гомерем җәл түгел”
Шиһап кызы Диләфрүз әби Заһирова тормышында мөһим һәм әһәмиятле бәйрәмне билгеләп үтте. Ул 1935 елның 12 ноябрендә Идел авылында Шиһап абый белән Мәйсәрә апа гаиләсендә 6нчы бала булып дөньяга килә. Бу торак пункт хәзер картада юк инде. Авыл турында белешмәлекләрдә соңгы язма 1975 елда билгеләнгән. Яшьләр авылдан шәһәргә киткәч, ә өлкәннәрне якыннары үзләре янына алгач, Идел бушап кала.
“1949нчы елның 8 ноябрен һич онытасым юк, бөтен ил халкы Бөек Октябрь революциясе көнен бәйрәм иткәннең икенче көнендә безнең өйгә зур кайгы килде - 4 ел буе урын өстендәкаты авырып ятканнан соң газиз әниебез мәнгелеккә күзен йомды. Миңа бары 14 яшь кенә иде. Ул елны да көз быелгы кебек бик соң килде, кояшлы, матур көн иде. Тормышымда авыр көннәрнең иң беренчесе шул булды”, - дип авыр сулап куя әңгәмәдәшем. Сугыштан соңгы авыр еллар. Шиһап абыйга алты бала белән тормыш алып баруы бик кыенлаша. Үзенә иптәш, балаларына әни булыр дип, Яңа Болгар авылыннан Мәрьям апаны хатынлыкка ала. ”Үги әни белән яшәүләре бик үк ансат булмаса да, минем әнигә үпкәм юк. Бервакытта да кул белән кагылмады, кырын карамады, какмады безне, мәрхәмәтле кеше иде мәрхүмә”, - дип үги әнисен сагынып искә ала Диләфрүз апа.

Илебезгә килгән сугыш афәте Идел авылы халкын да читләтеп узмый. Сугыш кырына 26 хуҗалыктан 22 кеше яу кырына китә, өчесе генә туган якларына әйләнеп кайта. Ватан сугышы башланганда Диләфрүз апага нибары 6 яшь була. Әтисе милициядә эшләү сәбәпле сугышка алынмый.
“Иптәш кызларым Илһамия һәм Мөршидә белән алны-ялны белми басуда, ындыр табагында хезмәт куйдык. Сугыш тәмамланганда 10 яшемдә идем. Яу кырыннан җиңү яулап кайткан авылдашларны исән-сау күрү – нинди зур бәхет булды! Без, балалар хәтерендә, бу иң шатлыклы вакыйга булып истә калды. Күз яшьләре елга булып акты, шулай да сугыштан соңгы авыр чорга карамастан, ир-ат кулы, таяныч булганда тормыш алга китте”, - дип искә алды юбиляр ул көннәрне.
1959 елда язмыш аны Кама Тамагы районы Олы Кариле авылы егете Фәрит абый белән бәйли. “Олы Кариле авылына абыйларга кунакка бардым. Шунда Фәрит белән бары бер күрештек. Киләсе атнада мине әти-әнидән сорап киттеләр, никах укыттылар. Шулай итеп без гаилә кордык. Фәритем колхозда төрле эштә хезмәт куйды. Ул минем өчен ышанычлы ир, ныклы терәк булды. Үзем башта фермада, соңыннан авыл мәктәбендә җыештыручы булып эшләдем. Бер-бер артлы берсеннән-берсе матур, сау-саламәт дүрт ир бала дөньяга килде. 1981 елда Бакча Сарай авылына күчеп кайттык. Яшәргә квартира да бирделәр. Мин Матюшино карьеры ашханәсендә пешекче булып эшләдем, Фәрит төрле эштә, олы улыбыз - Шаһит экскаваторчы. Ике улым Яңа Болгар сигезъеллык мәктәбендә укыдылар, кечкенә улыбыз Рифат Матюшино сигезъеллык мәктәбендә белем алды. Бүгенге көндә дүрт улым да үз тормышлары белән яшиләр .Аллаһка шөкер, узган гомерем җәл түгел”,- ди Диләфрүз әби.
Иңгә-иң куеп, 31 ел бергә тату гомер кичерәләр Заһировлар. Кызганычка каршы, ире 1990 елда авыру сәбәпле бакыйлыкка күчкән. Диләфрүз Шиһап кызы – хезмәт сөючән әби. Олы яшьтә булса да, ул көчле рухлы булып кала, физик хезмәт белән сөюен дәвам итә. Якыннары әбекәйнең барсыннан да иртәрәк уянуын һәм өй эшләре белән шөгыльләнүен, авырмаса, биш вакыт намазын вакытында укырга тырышуын әйттеләр. Бүгенге көндә юбиляр балалары, киленнәре, сигез оныгының, унбер оныкчыгының кайтуын сагынып көтеп тора.
– Ул безне һәрчак елмаеп, җылы каршы ала. Без аны барыбыз да яратабыз, кадерлибез һәм хөрмәт итәбез. Чөнки ул – безнең иң кадерле, хөрмәтле кешебез, гаиләнең ак әбисе.

Юбилярны 90 яшьлек юбилее белән Вахит авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов котлап, РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.
– Ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, матур картлык телим, алдагы көннәрдә дә якыннарыгыз белән туган көн бәйрәмнәрен кабат-кабат билгеләп үтәргә язсын. Якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәгез, – дип теләде.
Бу көнне Диләфрүз әби юбилее уңаеннан җылы тәбрикләүләр кабул итте, якыннарының янәшәдә булуына ихлас шатланды.
Алар кечкенә чактан ук
Баш ими эшләгәннәр.
Кыенлыклар алдында да
Бөгелеп төшмәгәннәр.
Диләфрүз апа!
Күзеңдәге тормыш чаткылары
Яшәү яме бирсен һәркемгә!
Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын,
Изге дога йөртсен гомергә!
Асия Фәйзулова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев