Декабрь аена халык сынамышлары
Югары Ослан. Татарча

Декабрь аена халык сынамышлары

Декабрь башы җылы булса, кыш та йомшак килә, суытса - кырыс кыш көтелә.

- Декабрь аенда көчле җил чыкса, еш бураннар булачак, һава торышы кинәт үзгәрсә, бер туңдырып, бер эретеп торачак;

- декабрьдә боз сөңгеләре озын, кар көртләре калын икән - уңыш мул була;

- кыш җылы икән, җәй салкын булыр;
- кышын кар күп булса, иген уңар;

- декабрь коры булса, яз һәм җәй дә яңгыр булмас;

- кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа;

- кыш сыкы булса, җәй алма була.

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


халык сынамышлары

Нет комментариев