Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре авыру баланы хастаханәгә китерергә ярдәм иттеләр

Ульяновск трассасында патруль вакытында, район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалы гаиләгә ярдәмгә килгән.

Район Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә "Казан-Буа-Ульяновск" федераль трассасында хезмәт иткән автоинспекторлар балалары табиблар ярдәменә  мохтаҗ булган гаиләгә ярдәм иткән.

"28 нче июльдә, без юл-патруль хезмәте инспекторы Булат Гомәров белән трассада патруль  хезмәтендә идек. Безгә чит ил машинасы йөртүчесе  аның 4 яшьлек улына  ашыгыч медицина ярдәме кирәк, дип мөрәҗәгать итте. Без Россия Эчке эшләр министрлыгының "Югары Ослан" кизү частена штаттан тыш хәл турында хәбәр иттек һәм баланы, аның әнисен патруль автомобиленә утыртып, шулай ук махсус тавыш һәм яктылык сигналлары ярдәмендә, аларны Үзәк район хастаханәсенә китердек. Соңрак, малайның хәле белән кызыксынгач, аны ашыгыч рәвештә Республика балалар клиник хастаханәсенә җибәргәннәрен белдек", - дип хәбәр итте Югары Ослан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Руслан Сафиуллин.

Хәзерге вакытта хезмәткәрләрнең оператив булышлыгы  ярдәмендә сабыйның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамый.

Малайның әти-әниләре автоинспекторларга битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев