Волжская новь

с. Верхний Услон

16+
Югары Ослан. Татарча

Чисталык - иманның яртысы

Вахит авылында «Гомәр» мәчете территориясендә өмә узды.

Ул Корбан бәйрәменә әзерлек кысаларында оештырылды. Авыл старостасы Мәүлет Фәттахов тәкүдиме белән Вахит авыл җирлеге волонтерлары җыелды һәм алар бу изге эшкә бик теләп кушылдылар.

 Өмә вакытында алар мәчет янындагы үләннәрне чаптылар, куаклардан чистарттылар. Кешеләрнең мәчетне чиста һәм матур итеп саклап калу өчен бергә эшләүләрен күрү бик күңелле булды. Өмәдә катнашучыларның барысы да дустанә атмосферада чын күңелләрен биреп эшләделәр.  - Өмәдә катнашырга дигән үтенечебезне кешеләрнең бик тиз кабул итүләре сөендерә, — ди Мәүлет Фәттахов.

 Өмәне оештыручылар бу изге эштә катнашкан һәркемгә тирән рәхмәтләрен белдерә, авылдашлар тырышлыгы ярдәмендә мәчет тагын да матурланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев