Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Чишмәгә экологик экскурсия

«Фәйзрахман чишмәсе» Вахит авылы халкының һәм кунакларының яраткан урыны.

«Фәйзрахман чишмәсе» Вахит авылы халкының һәм кунакларының яраткан урыны.

10 августта Вахит мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе балалар өчен әлеге гаҗәеп матур урынга экскурсия оештырды.

Экскурсияне оештыручылар Гөлназ Фәттахова һәм Сания Сәлимуллина аларга су турында табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр сөйләделәр. Моннан күп еллар элек биредә су алырга йөрүләре турында балаларга сөйләделәр, чөнки ул вакытта суүткәргеч торбалар булмаган, чишмә эчәргә яраклы бердәнбер су чыганагы саналган. Хатын-кызлар монда кер чайкаганнар, аның саф суы керләрне аеруча агарткан һәм сафландырган. Шулай ук элегрәк никахның икенче көнендә кияү белән килен, һичшиксез, чишмәгә чиста су алырга килгәннәр, мәхәббәттә, тугрылыкта яшәү өчен ата-аналарын һәм кунакларны чишмә суыннан чәй белән сыйлаганнар.

Хәзер бу чишмә — авылның тарихы һәм аның истәлекле урыны. Һәрбер битараф булмаган кешегә чишмәнең яшәве, җирле халыкны, балаларны һәм авыл кунакларын шатландыруы мөһим.

Экскурсия азагында балалар чишмә тирәли чүп-чар һәм коры ботакларны җыйдылар. Аннары «яраткан китабым белән фотолар» конкурсы игълан ителде. Балалар сәфәрдән күп кенә яңа тәэсирләр алдылар, үзләрен табигатьтә ничек тотарга кирәклеген белделәр.

Бер эсседән качып,бер суыктан,

Кыргыйлыктан җаннар көйгәндәр

Тау астыннан чишмә тибеп чыккан,

Бер яхшылык булсын дигәндәр.

Тау итәген ярып чишмә типкән,

Салкын гына суы саф көмеш

Челтер- челтер итеп агып киткән,

Дөнья буйлап киткән саф килеш.

Анда килеп намаз укыганнар

Мосафирлар дога кылганнар.

Чишмә башы- изге урын диеп

Тәсбих әйтеп торган урманнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев