Бу урында авыл булган диләр – исеме дә аның Идел ди
Һәр кешенең язмышы булган кебек, авылларның да үз язмышы бар икән: кайсылары яши, үсә, тарихның төрле чорларын кичерә, алга бара, ә кайберләре, кызганычка каршы мәңгегә юкка чыга.
Табигатьнең бик матур кочагында, шаулап торган урман буенда, хәзерге вакытта Яңа Болгар авылы һәм Октябрьский бистәсе арасында 1925 елда Идел дип аталган татар авылына нигез салына.
Иң беренчеләрдән булып монда Хөснетдинов Шиһап, Мөстәкыймов Гәни, Галиев Мөхәммәди, Насыйбуллин Касыйм, Мостафин Габдулла абый гаиләләре килеп урнаша. Алар Дөбьяз, Әтнә, Кайбыч районнарыннан булганнар. Урман буена бер-бер артлы йортлар салына, күп вакыт та үтми аларның саны 26га җитә. Тирә ягында алмагач, кура җиләге бакчалары гөрләп үсә, хуш исле сирень чәчәк ата, урманда, чат кырыенда тешләрне камаштырырлык саф, салкын сулы чишмә челтерәп ага. Монда яшәүчеләр бер дә икеләнмичә, бер фикергә киләләр, ерак түгел Идел елгасы да булганга, авылга Идел исеме бирәләр. Тиздән авылда “Идел” колхозы оештырыла. Тирә-юньдәге авыллар кебек Идел авылы һәм колхозы Яңа Болгар авылында урнашкан авыл Советы карамагында була.
Колхозга 340-350 гектар тирәсе эшкәртү җирләре бирелә. Хөкүмәт карары белән 1938-1939 елларда терлекчелек фермалары эшли башлый: башлап 10 баш сыер һәм бозаулар сатып алына, дуңгызчылык фермасы да булдырыла. Ниндидер сәбәпләр буенча дуңгызчылык эше туктатыла. Беренче колхоз рәисе итеп Кәримов Гәрәй билгеләнә. Ул бәхетсезлеккә очрый, аның урынына Галиев Мөхәммәтҗан куела. Халык белән уртак тел табып, уңышлы гына эшләп, җитәкчеләр белән тиешле дәрәҗәдә эшен дөрес итеп оештырганга, халык аны “Коммунист бабай” дип йөртә. Олы яшьтәге җитәкче авыру сәбәпле дөнья куя һәм район җитәкчелеге тәкъдиме белән Мулланур Вахитов исемендәге авыл кызы Шәмсикамал Садыйкова “Идел” колхозы рәисе итеп билгеләнә. Белеме булмаса да, Шәмсикамал апа колхоз эшен бик оста оештыра, тирә-күрше колхозлар белән дустанә, ярдәмләшеп эшли, район җитәкчелеге каршында хөрмәткә лаек җитәкче була, халык күңелен яулап ала. Яшьләр белән комсомол сменасы булдыра, кырларда, амбарда ике сменалы эш оештырып, колхоз югары уңышларга ирешә. Тырышып хезмәт иткән колхозчыларга кичке ашлар оештыра, башка колхозлардагы кебек халык ачлыктан азапланмый. Югары утыручыларга белгертми генә, күп булмаса да, халыкка он биргәли.
Авылда тормыш яхшырып, эш урыннары да булдырыр өчен яшьләргә клубы, балаларга мәктәбе кирәк була. Ләкин, беренче чиратта амбар, ындыр, атлар фермасы төзелә, чөнки колхоз кырларында атлар эшли, аларның саны күбәя. Шуңа карап колхозның ныклыгы, булганлыгы, көче бәяләнә.
Авыл халкы хәленнән килгәнчә акча җыеп, авылда мәчет булдырырга уйлый, ләкин Совет власте рөхсәт бирми һәм җыелган акчага башлангыч мәктәп төзелә. Беренче укытучы булып Җәүһәр апа эшли. Бер бүлмәдә 3 сыйныф белем ала. Аңа ярдәмгә Яңа Болгар авылыннан Насыйрова Нүрия апа килә, бергәләп балалар укыталар. Алардан соң авыл балаларына Кайбычтан килгән Суфия апа Нәҗмиева белем биргән. Башлангыч сыйныфлардан соң балалар укуларын Яңа Болгар җидеъеллык мәктәбендә дәвам иткәннәр. Анда аларны Бибинур апа Хөснуллина каршы алган. Яңа Болгар мәктәбен тәмамлап, укуларын дәвам итүчеләр шактый була. Шулар арасыннан Насыйбуллин Рафаил, Түрфән абыйлар очучылар, сеңелләре Илһамия апа атказанган укытучы.
Авыл төзелеп, ныклап аякка басканда, “сугыш” дигән ачы, күңелсез хәбәр Идел авылына да килеп ирешә. 26 хуҗалыктан 22 кеше Бөек Ватан сугышында катнаша, шуларның 3 генә кире туган якларына әйләнеп кайта. Сугыш тәмамлангач 3 кечкена колхоз берләштерелә һәм Яңа Болгар авылы үзәк булып кала. Эшче куллар күп булу сәбәпле эш урыннары азая. Яшьләр мәктәпне тәмамлаганнан соң эш эзләп башка авылларга, Казанга китәргә мәҗбүр булалар. Тора-бара үзләре артыннан әти-әниләрен дә кузгата башлыйлар. Шулай итеп, бер-бер артлы гаиләләрнең күбесе Казанга, якындагы Бакча Сарай, Матюшино, Яңа Болгар, Октябрьский авылларына күчеп бетәләр.
Иң соңгы кеше булып Идел авылында Насыйбуллин Касыйм абый кала. Ул 80 яшен тутырып, дөнья куя. Авыл бөтенләй таралып бетә, юкка чыга. Хәзерге көндә гөрләп яшәгән авыл җире – чәчүлек җире.
Бу урында күп еллар кыр батырлары слетлары, район Сабан туйлары узды. Авыл таралса да, аның кешеләре һаман да Иделне сагыналар. Ел саен диярлек авыл булган урында очрашалар, авылларын, авылдашларын, анда узган мәктәп, яшьлек елларын сагынып искә алалар, авыл зиратына барып, каберлекләрне җыештырып, авылдашлары рухына догалар кылып кайталар.
Кызганычка каршы авыллар бетә, тарала. Ләкин аның бай хәтирәләре, эзләре күңелләрдә мәңге саклана. Үсеп килүче яшь буынга бу тарихны тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев