Безнең янәшәдә кемнәр яши
Җәй – саф һавада йөрү вакыты. Ул вакытны балаларда табигать, хайваннар һәм бөҗәкләр турында булган күзаллауны, алар турында белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү, табигатьтә дөрес тәртип формалаштыру өчен кулланырга кирәк.
Җәй көне табигать белән танышу мөмкинлекләре чикләнми диярлек. Көн дәвамында “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре саф һавада үткәрәләр. Тәрбиячеләр көн саен балаларның ялын төрлеләштерергә, шуның белән белемнәрен генә түгел, ә балаларның экологик культурасын да үстерергә тырышалар.
Өлкән һәм әзерлек төркемендә бер көн бөҗәкләргә багышланган иде. Балалар бөҗәкләрнең исемнәрен кабатладылар, алар башка хайваннардан нәрсә белән аерылып торуларын белделәр. Малайлар һәм кызлар һәр яфрак, һәр калкулык астын карарга тырыштылар.
Һәр үлән астында, безнең янәшәдә кем яшәгәнен ачыклар, аларның тышкы кыяфәтен, ничек хәрәкәт итүләрен белү өчен, һәр бөҗәкне тагын бер тапкыр атап һәм аның турында шигырь сөйләү бик мөһим. Балалар күбәләкләргә аерым игътибар бирделәр, аларның чәчәктән чәчәккә очканын күзәттеләр. Алар күбәләкнең канатларын җыя белүен һәм күбәләкнең канатларына бармаклары белән кагылсаң, аның инде очып китә алмаслыгын, чөнки аның канатларындагы серкәсе сөртеләчәген һәм алар авырыячагын белделәр. Тәрбияче балаларны күбәләкләрне тотарга түгел, ә аларга сокланырга чакырды.
Бөҗәкләрнең тере булуын аңлату бик мөһим: алар хәрәкәт итәләр, ашыйлар, дошманнарыннан саклануга яраклашалар. Бөҗәкләргә бик сакчыл карарга кирәк. Аларны күзәтү кызыклы, алар балаларны җәлеп итә, кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек тәрбиялиләр. Кызганычка каршы, бүгенге балаларның күбесе кызыклы һәм файдалы булса да, табигать белән бик сирәк аралаша. Шуңа күрә балаларга табигать белән аралашырга, тирә-юнь дөньяны танып белергә омтылырга мөмкинлек бирү бик мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев