Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Без иртәгеге көнгә ышанабыз» мәгълүмати-патриотик сәгате

Вахит мәдәният йортында Украинадагы фаҗигале вакыйгаларга багышланган “Без иртәгеге ышанабыз” темасына мәгълүмати-патриотик сәгать булып узды.

Әлеге чараның максаты - ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә, теләктәшлек хисенә, дөньяда барган вакыйгаларга, илебез өчен горурлык, толерантлык хисләренә ярдәм итү, безнең армиябез белән горурлануыбызны күрсәтү. 

Мөдир Гөлназ Фәттахова катнашучыларга махсус операөия барган урыннарда тыныч халыкның тормышы, авырлыклары һәм кичерешләре, Россия Федерациясе сугышчыларының аларны ничек яклавы, Украинадагы соңгы көннәрдәге яңалыклар турында сөйләде.

Мәдәният йортына килүчеләр илдә һәм дөньяда барган вакыйгалар белән актив кызыксына. Авыл халкы сугышчан хәрәкәтләр барган торак пунктларда яшәүчеләрнең кыенлыклары, Россия Федерациясе сугышчыларының тыныч халыкка ничек ярдәм итүләре, Россия солдатлары һәм офицерлары алдына куелган бурычлар турында белергә тели.

Катнашучылар игътибарына "Украинадагы вакыйгалар" - мәгълүмати өстәл тәкъдим ителде, анда ДХР һәм ЛХР дагы хронологик вакыйгалар яктыртыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев