Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Без бергә” бәйгесенең муниципаль этабы узды

Ел саен үткәрелә торган «Без бергэ» балалар халык иҗаты фестивале Татарстан Республикасында яңадан старт алды.

Югары Ослан районында фестивальнең муниципаль этабы 2024 елның 1 мартыннан 6 мартына кадәр Югары Ослан, Шеланга, Печище, Макыл авыл мәдәният йортлары, Яр Морквашы урта мәктәбе һәм Иннополис мәктәбе базасында узды.

Чара район гомуми белем бирү мәктәпләре, өстәмә белем бирү оешмалары укучылары катнашында узды. Яшь җырчылар, биючеләр һәм шигырь сөйләүчеләр сәхнәдә үзләренең иҗади талантларын күрсәттеләр, якты, дәртле чыгышлар әзерләделәр.  

Балалар кече һәм өлкән яшь төркемнәрендә түбәндәге номинацияләрдә җиңү өчен көрәштеләр: «Хореография», «Халык вокалы», «Вокаль ансамбль», «Иҗади гаилә», «Нәфис уку», «Театраль иҗат».

Муниципаль бәйгедә җиңүчеләр район данын 2024 елда Югары Ослан муниципаль районында 19 мартта узачак фестиваль-бәйгенең зона этабында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев