Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бәхетле картлык

Тормышыбыз биш балабыз, биш оныгыбыз, алты оныкчыгыбыз янында тигез, тыныч.

Бер - берсен тулыландырып, бер - берсен бер караштан аңлап яшәү озак еллар бергә яшәгән парларга хас сыйфат.

Нур Вахит авылында яшәүче Асия Габбас кызы һәм Корбангали Сафиулла улы Салимуллиннар шундый гаиләләрнең берсе. Алар 53 ел бергә яшәү дәверендә әле дә тормыш иткән  парларын яратып, саклап, кадерләп яшиләр. Асия ханым иренә татар хатын-кызларына гына хас булган хөрмәт белән олылап карый, аны бер сүздән аңлый. Корбангали абый да чын ирләрчә тормыш алып барган, эшләгән, тормыш арбасына җигелгән.

Асия апа Кайбыч районы Борындык авылында туып үсә. Сигезенче сыйныфтан соң сыер савучы булып эшли башлый, урта белемне кичке мәктәптә укып ала.  Алты ел сыер сава ул, тырыш хезмәтен күреп аны Мәскәүгә күргәзмәгә дә җибәрәләр. Бик актив комсомолка була, комсорг итеп сайлана.

Нур Вахит егете Корбангали белән танышып, бер-ике ай гына очрашалар да, озакка сузмыйча өйләнешеп тә куялар. Асия ханым монда да сыер саварга урнаша. Ә 1984 елда аны мәдәният йортына эшкә чакыралар. Мәдәният өлкәсендә 27 елдан артык эшли, пенсиягә чыккач та 12 ел хезмәт куя. ”Ул елларда авылда яшьләр күп иде, күп төрле чаралар оештырдык. Казанга һәм башка күрше  районнарга төрле конкурсларга йөрдек. Зөһрә Шәрифуллина белән бергә сәхнәдә җырлаганымны хәтерлим”,- ди ул. Күп кенә Рәхмәт хатлары, төрле дәрәҗәдәге Грамоталар, Мәдәниятнең иң яхшы хезмәткәре исеменә лаек була. Ә иң кадерлесе, кыйммәтлесе 1989 елда бирелгән “Медаль материнства”. Берничә чакырылыш авыл Советы депутаты булып сайлана.

Корбангали Сафиулла улы мәктәптән соң механизатор, шофер белгечлекләре ала. Казахстанда чирәм җирләрдә булып кайта, анда комбайнер ярдәмчесе булып эшли. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1969 елдан башлап 40 ел урман хуҗалыгында хезмәт куя. Берүк вакытта төп хезмәтеннән башка күп кенә өлкәләрдә дә эшләргә туры килә. Авыл Советы депутаты булып сайлана. Корбангали абыйның да хезмәтен күрәләр, ул күп кенә Мактау Грамоталары иясе. Алар икесе дә Хезмәт ветераннары.

Асия һәм Корбангали Салимуллиннар биш балага гомер бирәләр. Бер - бер артлы Рушания, Рания, Ләйсән, Раил, Фаил  туа. Һәрберсе тормышта үз урыннарын тапканнар, балалар, оныклар үстерәләр. Һәр ял, бәйрәм саен туган-үскән йортта гаиләләре белән җыелалар, олы, зур эшләрне бергәләп башкаралар. Бер - берсенә ярдәмләшеп, терәк булып гомер итәләр.

Бүгенге көндә Салимуллиннар үзләренең зур, бөтен уңайлыклары булган  йортларында яшиләр. “Заманында сыерлар, атлар тоттык. Хәзер тавыклар гына. 25 умартабыз бар. Аны кызым Ләйсән белән икәү карыйбыз, бакчабыз зур, анда үстергән яшелчә, җиләк-җимеш барыбызга да җитә”, – дип елмая Асия ханым.

“Бик матур яшәдек, тырыш хезмәт куйдык. Балаларны да эш белән тәрбияләдек. Шуңа да картлыгыбыз биш балабыз, биш оныгыбыз, алты оныкчыгыбыз янында тигез, тыныч. Кайталар, булышалар, дус-тату яшибез. Икебездә намазда без. Балаларыбызга, туганнарыбызга, авылдашларыбызга, илебезгә тынычлык, матур, тигез тормыш телибез”, -дип озатып калды Салимуллиннар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев