Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Барысы да гаиләдән башлана

15май - Халыкара гаилә көне. Кешенең бәхете гаиләдән башлана. Һәр гаилә уникаль, һәрберсендә - үз гореф-гадәтләре һәм кагыйдәләре, кыенлыклары һәм шатлыклары.

2024 елның 1 гыйнварында Россиядә Гаилә елы игълан ителде. Гаилә - безне яраткан, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Планетада һәр кеше өчен гаиләдә тынычлык, татулык һәм үзара аңлашу мөһим. Туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең якын һәм җылы булуы бик кирәк. Ә мондый элемтәләрне ныгытуга очрашулар, бәйрәмнәр, әңгәмәләр, аралашулар ярдәм итә. 

Гаилә елы кысаларында Бакча Сарай авыл клубында «Гаилә - Бәхет ачкычы» дигән почмак оештырылды һәм гаилә кыйммәтләре, гаиләдә үзара аңлашу, мәхәббәт һәм хөрмәт, гаиләнең һәр әгъзасының сәламәтлеге, актив гаилә ялы, гаилә әгъзаларының мавыгулары турында кызыклы әңгәмә үткәрелде. 

Әлеге очрашу кызыклы һәм файдалы булды. Балалар әңгәмәгә актив кушылды, үзләренең гаиләләрендә нинди традицияләр барлыгын, календарь һәм дини бәйрәмнәр ничек билгеләп үтелүен сөйләделәр.

Чара барышында Асия Фәйзулова катнашучыларга гаиләнең әһәмиятлеген, аның кыйммәтен, һәр гаилә әгъзасы мәхәббәт һәм күңел җылысы атмосферасы булдыруда катнашырга тиешлеген аңлата алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев