Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Балаларның иң яраткан шөгыльләреннән берсе - комлыкта уйнау

Анда бик күп мавыктыргыч корылмалар төзергә, төрле уеннар уйлап табарга була.

Түбән Ослан балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре комлыкта уйнарга ярата: комнан әкияти корылмалар, юллар, төрле ризыклар ясыйлар. Уен барышында аларда түземлек кенә түгел, шулай ук күз үлчәме һәм кулларның кечкенә моторикасы да үсә. Моннан тыш, балалар бер-берсе белән уйнарга өйрәнәләр, бу исә аларга үсеш өчен кирәк. 

Ком белән уйнаганда, мәктәпкәчә яшьтәге бала хыялын үстерә, хәрәкәтләрне координацияләргә өйрәнә. Тәрбиячеләр балаларны коры һәм дымлы комның үзлекләре белән таныштырды. Балалар коры комда уч төпләре белән рәсемнәр, ә дымлы комнан төрле фигуралар ясадылар. Ком композицияләрен төзегәндә һәм комнан төрле геройлар тудырганда бала үз хис-кичерешләрен белдерә һәм куркуларын җиңә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев