Балаларга цифрлы куркынычсызлык буенча «зарарлы киңәшләр» бирделәр
Шеланга урта мәктәбендә «Цифрлы ликбез» проекты кысаларында, бишенче нче сыйныф укучыларына укытучы Гөлшат Сиченкова һәм Яңа Юл авылы мәдәният хезмәткәре Сәрия Ефимова «Цифрлы куркынычсызлык турында зарарлы киңәшләр» дәресе үткәрделәр.
Дәрестә балалар цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык нигезләрен өйрәнделәр. Бу эштә аларга геройлар - яшь журналист Лина һәм диңгез ташбакасы Паша ярдәм итте. Дәрестә интернетта күргән цифрлы куркынычсызлык буенча киңәшләрнең барысы да чыннан да файдалы була алмавы турында әйтелде. Кызганычка каршы, киңәшләр алдан ук ялган булган очраклар да була - аларны җинаятьчеләр кулланучылар мәгълүматларны үзләштерү өчен яза. Укучыларга гади, әмма мөһим кагыйдәләр турында искәрттеләр: программа тәэминатын вакытында яңарту, катлаулы парольләр уйлап табу, файлларны ышанычлы чыганаклардан гына күчереп алу, интернеттан алынган мәгълүматның дөреслеген тикшерү, кодларны, парольләрне билгесез затларга хәбәр итмәү.
Мондый дәресләр цифрлы мохиткә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыра һәм укучыларга заманча технологияләрдән ышанычлы һәм куркынычсыз файдаланырга ярдәм итә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев