Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз

Кызыл Байрак мәдәният хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» акциясе уздырдылар.

Сабый балалар Бөек Ватан сугышы турында төрле әсәрләрдән өзекләрне кызыксынып тыңладылар. Ә укучы балалар үзләре сугыш һәм аның геройлары турында китаплардан өзекләр укыдылар. Укудан соң сорауларга актив җавап бирделәр, тәэсирләре белән уртаклаштылар, сугыш һәм ул куркыныч елларда совет халкының чын батырлыгы турында фикер алыштылар. Алар В.Катаев, Ю.Свитченко, А.Фадеев, Б.Горбатов, С.Алексеев, Б.Васильев, В.Ильин, А.Галимов, Б. Полевой әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

 Акциянең максаты - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы әсәрләре үрнәгендә балалар һәм яшүсмерләрдә мөһим рухи-әхлакый һәм социаль кыйммәтләр буларак гражданлык һәм патриотизм формалаштыру өчен шартлар тудыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев