Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Балалар төрле геометрик фигураларны танырга өйрәнделәр

Кече мәктәпкәчә яшьтә балаларда математик үсеш нигезләре салына, һәм геометрик фигуралар белән танышу бу процесста үзәк урынны алып тора.

Югары Осланның "Салават күпере" балалар бакчасының кече группасында эш уен рәвешендә төзелеп, берничә этапны үз эченә алды. Балалар фигуралар белән таныштылар. Алар фигураларны карап, формасын тикшерделәр, түгәрәкнең почмаклары булмавын, ә квадрат һәм өчпочмакның почмаклары барлыгын белделәр.

Дәрестә дидактик уеннарга әһәмият бирелде. Белемнәрне ныгыту өчен төрле уеннар үткәрелде:

  • "Фигураны тап": түгәрәк, квадрат яки өчпочмакка охшаган предметларны төркемнәрендә эзләделәр.
  • "Фигураны күрсәт": балалар геометрик фигуралардан гади рәсемнәр ясарга өйрәнделәр.

Иҗади һәм практик биремнәр белән шөгыльләнделәр:

  • Аппликация: “Геометрик агач". Балалар фигураларны форма буенча төрләргә аердылар һәм ябыштырдылар. Ә нәниләр: геометрик фигураларны буядылар.

Киеренкелекне бетерү өчен «Квадрат, түгәрәк, өчпочмак» уены үткәрелде, анда балалар куллары ярдәмендә төрле фигураларны күрсәттеләр. Үткәрелгән эшләр барышында балалар өч төп фигураның исемнәрен һәм тышкы кыяфәтен - түгәрәк, квадрат һәм өчпочмакны истә калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев