Балалар Россия көненең әһәмиятен аңладылар
12 июнь көнне илебез Россия көнен билгеләп үтә. Бу туган көн кебек - безнең нинди зур һәм матур илебезне искә төшергән көн. Бу тынычлык, ирек, яхшылык бәйрәме. Ул күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген гәүдәләндерә.
Бәйрәм алдыннан Югары Осланның "Салават күпере" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләргә остазлары Туган ил турында сөйләде, "Туган илгә мәхәббәт" төшенчәсен аңлатты - һәр кешенең гаиләсе, йорты, яраткан ишегалды яки урамы булуын искәртте. Ә тагын безнең барыбызның да зур Ватаныбыз бар – ул Россия. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар илебезнең төп символы - Россия флагы белән таныштылар. Ни өчен ил өчен флаг мөһим? Ул илнең аергыч билгесе булып хезмәт итә, кешеләрне берләштерә, бердәмлекне, бәйсезлекне һәм Ватанга хөрмәтне символлаштыра.
Балалар бакчасында өлкән төркемендә дә Россия көненә багышланган тематик көн узды. Тәрбиячеләр презентацияләр, викториналар кулланып, танып-белү әңгәмәләре үткәрделәр. Балалар Россия флагындагы төсләрнең нәрсә аңлатуын искә төшерделәр, герб һәм гимн кебек символлар турында белемнәрен ныгыттылар. Шулай ук балалар һәр илнең башка милли символлары булуын белделәр. Россиядә мондый символлар булып каен агачы - ул чәчәк ату , чисталык һәм озын гомер символы, матрешка - гаиләне гәүдәләндерә, самовар - рус кунакчыллыгының төп символы, рус урманнарының хуҗасы аю - көч һәм киң күңеллелекне гәүдәләндерә.Бу образлар балаларда туган мәдәнияткә һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә. Соңыннан балалар Россия флагын, йөрәк рәвешендә аппликация ясап, аны ромашкалар белән бизәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев