Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Балалар өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

Статистика саннары күрсәткәнчә, балаларның шырпы белән уйнау аркасында ел саен йөзләгән бала һәлак була.

Көзге  каникуллар алдыннан Югары Ослан районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге сезне, әти-әниләрегезне, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен балаларыгызга тагын бер кат исләренә төшерүне сорый.

 Янгынны булдырмас өчен катгый рәвештә тыела:

  • Шырпы, бензин, башка ягулык матдәләре белән уйнарга;
  • Олылардан башка мичләрне ягып җибәрергә;
  • Фейерверклар, шартлаткычлар белән уйнарга;
  • Олылардан башка электр приборларын (җылыткыч, үтүк, телевизор) кабызырга;
  • Газ плитәсен мөстәкыйль кабызырга.  

 Янгын чыккан очракта:

  • “112” яки “101” телефоны буенча кичекмәстән янгын сүндерүчеләрне чакыртырга, төгәл адресны һәм үз фамилиясен атарга кирәк;
  • Тиз генә бинадан чыгып китәргә кирәк; төтенләгәндә, юеш яулык яисә сөлге  аша суларга, чыгу юлын эзләргә  кирәк;
  • Янгында беркайчан да аулак урыннарга качмагыз;
  • Кием-салым кабынып китсә, туктап җиргә егылыгыз һәм ялкын сүнгәнче җирдә аунагыз;
  • Янган бинага кире кермәгез, бу адым һәлакаткә китерергә мөмкин; 

 Ата-аналар, исегездә тотыгыз, шырпыларны һәм яндыру кирәк-яракларын балалар кулы җитмәслек җирләрдә сакларга кирәк! Мөмкин булганча, балаларны караусыз калдырмагыз!

“Буклетлар, лозунглар, матур плакатлар гына көтелгән нәтиҗәләрне бирмиләр, күп  вакыт ата-аналар балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтмиләр, кайвакыт үзләредә ут белән саксыз мөгалләмә күрсәтәләр. Ата-аналар, исегездә тотыгыз: ут - балалар өчен куркыныч уенчык!", - дип билгеләп үттеләр районның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев