Волжская новь

с. Верхний Услон

16+
Югары Ослан. Татарча

Балалар Невскийны сайлыйлар

Җәйге каникулга бик аз вакыт калып бара - һәм ничек ял итү сайлау вакыты башлана. Ата-аналар укучылар белән бергә төрле вариантларны өйрәнә: Россиянең төрле почмакларыннан күпсанлы лагерьлар үз программаларын тәкъдим итә. Әлбәттә, һәр гаилә үз мөмкинлекләрен исәпкә ала - бигрәк тә өйдә балалар күп булса.

Ләкин Яшьләр үзәгендә үзенчәлекле, күпләр яраткан вариант бар - Ленинград өлкәсендәге Нева Пятачогына эзләү экспедициясе. Инде берничә ел Октябрьский бистәсе, Макыл авылы, Югары Осланнан яшүсмерләр  бик рәхәтләнеп бу мөһим сәфәргә китәләр. Әлеге балалар инде үсеп, мәктәпне тәмамлыйлар, һәм аларга алмашка яңа яшь эзләүчеләр килә.   

Бүгенге көннең шатлыклы хәбәре: быел Макыл авылыннан бер төркем малай-кызлар Невскийга беренче тапкыр барачаклар. Бүген алар алдында Динар Рәхимҗанов - тәҗрибәле эзләнүче, Римма Троицкая - «Хәтер намусы» җитәкчесе чыгыш ясадылар. Алар эзләнү эшләре турында сөйләделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм балаларны экспедициядә катнашырга рухландырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев