Әле көз башланып кына килә, агач яфраклары барысы да диярлек яшел — әмма һавада елның салкын вакыты сулышы сизелә, ә табигать әкренләп үзенең көзге серләрен ача. Нәкъ менә шушы күчеш мизгелендә әйләнә-тирәдәге дөньяның кышка ничек әзерләнүен күзәтү аеруча кызык.
Татар Борнашы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга көзге дөньяга чын экспедиция — «Эзтабарлар сәяхәте: көз нәрсә яшерә?” экскурсиясен бүләк иттеләр. Яшь эзтабарлар үсемлекләр һәм хайваннарның кышка хәзерләнүләрен үз күзләре белән күрү, туган якның флорасы һәм фаунасы турында күбрәк белү өчен сәяхәткә киттеләр.
Маршрутның беренче пункты кечкенә буа булды: биредә балалар су һәм яр буе үсемлекләре белән таныштылар. Бигрәк тә балаларның рогозны камыш дип атаулары истә калды һәм шундук мавыктыргыч мини дәрес алдылар: белгечләр бу үсемлекләрнең бер- берсеннән нәрсә белән аерылып торулары турында җентекләп сөйләделәр.
Күлгә барышлый файдалы һәм дару үләннәре турында сүз кузгалды. Балаларның игътибарын кычыткан һәм меңъяфрак җәлеп итте. Экскурсоводлар аңлаешлы һәм кызыклы итеп кычытканның ни өчен тәнне яндыруын, меңъяфракның исеме кайдан килүен һәм бу үсемлекләрнең кешегә нинди файда китерүен аңлаттылар. Күл буенда барысын да яңа сюрприз - үрдәкләр көтә иде. Балалар кошларны сокланып күзәттеләр, ә мәдәният йорты хезмәткәрләре аларның яшәү рәвеше һәм табигатьтә үз-үзләрен тоту үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Сулыкның башка җан ияләре дә игътибарсыз калмады.
Экскурсия танып белү генә түгел, бик җанлы да булды: балалар сораулар бирделәр, үз күзәтүләре белән уртаклаштылар һәм табигатьнең гаҗәеп дөньясын ачтылар. Хәзер балалар көзнең нинди серләр яшерүе турында күбрәк беләләр — һәм алар киләчәктә әйләнә-тирә дөньяга игътибарлырак карарлар.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев