Балалар китапханәсендә виртуаль театрга сәяхәт кылдылар
27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә - ул үзенчәлекле дөнья, әкият, фантазия, могҗизалар дөньясы. Күп гасырлар буе театр яши һәм шатландыра, сокландыра, һәм тамашачыларны гаҗәпләндерә, алар хакына актерлар сәхнәгә чыга. Тамашачының соклангыч, игътибарлы, кайгыртучан, эмоциональ булуы бик мөһим.
Бу көнне балалар китапханәсе укучылар өчен #ДарюТепло – Җылылык бүләк итәм - акциясе кысаларында «Артык билетыгыз юкмы?» дип аталган виртуаль сәяхәт үткәрде.
Балалар театрның тылсымлы дөньясына чумдылар, театрның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, аның төрләре һәм жанрлары турында белделәр. Билгеле булганча, театрның төп элементларының берсе - уен, шуңа күрә бу көнне балалар рәхәтләнеп «Зоопарк кәефе», «Театраль статуя» уеннарында уйнадылар, шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр. Яшь артистлар, якты һәм истә кала торган образлар тудырып, үзләренең актерлык сәләтләрен күрсәттеләр. Балалар уңай хис-кичерешләр һәм илһам хисләре, шулай ук тагын бер кат театр атмосферасына чуму теләге алдылар. Соңыннан балалар үзләрен бу тылсымлы дөньяның бер өлеше итеп, әкият һәм фантазиянең чынбарлыкка әверелүен тойдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев