Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Балалар китапханәсендә китап туган көнен күңелле үткәрделәр

Һәр елны март ахырында китапханәчеләр һәм яшь укучылар кызыклы китаплар, мавыктыргыч конкурслар һәм викториналар, шулай ук балалар әсәрләренең яраткан геройлары һәм аларның авторлары белән очрашуны түземсезлек белән көтәләр.

Нәкъ менә шушы көннәрдә китапларның туган көне билгеләп үтелә - балалар китабы атналыгы, ул укырга яраткан һәркем өчен бәйрәмгә әверелә. Бу тантана балалар, язучылар, нәширләр һәм китапханәчеләр, шулай ук китапның кадерен белүче кызыксынучан өлкәннәр өчен.

Балалар китапханәсенда каршында эшләп килүче «Салават күпере» әдәби-уен клубы кысаларында уку залында балалар өчен “Бумсик” әдәби-уен сәгате уздырлды. Җылы һәм уңайлы шартларда балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр. Укучылар үзләренең яраткан әсәрләренең геройларын искә төшерделәр, шулай ук «Геройдан пантомима», «Сукыр портрет», «Үзеңнең парыңны тап» уеннарында катнаштылар, әкият персонажлары сурәтләнгән пазллар җыйдылар һәм физкульттәнәфес вакытында биеделәр.

 Китап бәйрәме шатлык һәм күңел ачу рухында узды, чөнки балалар аны әсәрләрдәге яраткан геройлары белән бергә үткәрделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев