Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Балалар китапханәсендә Александр Роу иҗатына багышлан квиз-уен узды

Александр Роу үзебезнең ил кинематографының классикасына әверелгән «Морозко», «Королевство кривых зеркал», «Огонь, вода и медные трубы» кебек легендар фильм-әкиятләре белән дан казанган. Аның әсәрләре нәтиҗәсендә рус халык әкиятләре геройлары экранда җанланып, төрле буын тамашачыларының мәхәббәтен яулады.

Балалар китапханәсе бөек совет режиссеры Александр Артурович Роуның тууына 120 ел тулуга багышланган истәлекле дата алдыннан укучылар өчен «Роу әкиятләрендә кунакта» квиз-уенын уздырды.

Балалар останың яраткан фильмнары буенча тылсымлы сәяхәткә шатланып юл тоттылар, аның турында бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүмат белделәр. Мәсәлән, Александр Роуның безнең илдә беренче булып балалар өчен фильм-әкиятләр төшерә башлавы һәм аның беренче фильмы 1939 елда, тамашачыларның йөрәкләрен яулап алган сугыш башланыр алдыннан төшерелгән «По-щучьему веленью» булуы турында. Шулай ук балалар «Василиса Прекрасная»ны төшергән вакытта А.Роу үзенең якташларына мөрәҗәгать иткәнен белделәр, һәм алар Горыныч еланының 11 метр озынлыктагы һәм 5 метр биеклектәге макетын ясаган һәм аның эчендә 20 кеше урнаша алган. Фильмны төшерү вакытында Иванның аты еланга якын килүдән баш тарткан - ул шулкадәр куркыныч булган. Ә тагын Александр Роуның эшләгән вакытында һәрвакыт термос белән кайнар чәе булган. Һәм әгәр дә берәр актерның уйнавы Роуга ошаса, ул аны чәй белән сыйлаган, ә актер өчен – бу зур дәрәҗә саналган.

 Уен барышында балалар таныш әкиятләрдәге сюжетларны һәм персонажларны искә төшерделәр, «Театральная статуя», «Веселая метла» кебек кызыклы уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, яхшы яки явыз персонажны ялгышмыйча билгеләделәр, һәм «Корольство кривых зеркал» әкияте геройларының исемнәрен атадылар. Очрашу җылы аралашу һәм кинорежиссерның «Морозко» әкиятен карау белән тәмамланды. Балаларга чара бик ошады һәм алар яңадан килергә вәгъдә иттеләр, чөнки нәкъ менә монда алар чын дуслар таптылар һәм вакытны күңелле үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев