Балалар китапханәсе кышны куркынычсыз үткәрергә чакыра
Кышкы чорда балалар өчен бик күп мавыктыргыч һәм файдалы уеннар һәм шөгыльләр бар – таудан шуу, шугалакта тимераякта шуу, кар шуу. Ләкин кышкы күңел ачулар вакытында үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен белмәсәң, алар фаҗигагә әверелергә мөмкин.
Кышкы чорда балаларның куркынычсызлыгын арттыру максатыннан, балалар китапханәсендә «Кыш, юл, куркынычсызлык» мәгълүмати - танып белү күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмәдә укучыларга кышын урамда булган куркыныч хәлләр, сулыкларда, тауларда, юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре турында мәгълүмат бирүче китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук күргәзмәдә укучыларга мәгълүмат бирү өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының федераль социаль реклама пакетының «Имин кышкы күңел ачулар» материаллары да бар.
Балалар! Сезнең белән бәла һәм фаҗигаләр булмасын өчен, зинһар, сак булыгыз, шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен белегез һәм үтәгез! Шул чагында сезнең өчен кыш матур һәм файдалы булыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев