Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Балалар китапханәсе 2026 ел символы белән танышырга чакыра

Декабрь ае – ниндидер яңа, шатлыклы, тылсымлы вакыйгалар көтү вакыты. Иң әкияти һәм тылсымлы, якты һәм серле, күптән көтелгән бәйрәм - Яңа ел көннән-көн якынлаша бара.

Көнчыгыш календаре буенча киләсе елның символы – Утлы Кызыл ат булачак. Балалар китапханәсе яшь укучылар өчен "Без атка утырып чабабыз...” дип аталган гороскоп-күргәзмә оештырды.

Атлар күп еллар дәвамында кеше янында була, аның тормышында катнаша. Кешеләр бу искиткеч хайваннарга булган мәхәббәтләрен шигырьләрдә генә түгел, ә күпсанлы хикәяләрдә, җырларда һәм әкиятләрдә дә чагылдыралар. Атлар һәм понилар турында бик күп фәнни мәкаләләр язылган, тулы бер энциклопедияләр атларга, аларның токымнарына, үрчетү тарихына, тоту нечкәлекләренә һәм күнегүләргә багышланган.

Бәйрәмчә бизәлгән күргәзмәдә укучылар атлар турындагы кызыклы фактлар белән танышачаклар, киләсе ел һәр зодиак билгесенә нинди могҗизалар әзерли икәнен беләчәкләр. Моннан тыш, күргәзмәдә кышка багышланган әсәрләр тәкъдим ителгән, анда төп геройлар - атлар, понилар һәм әкияттәге бер мөгезле җанварлар.

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре барлык укучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлый һәм чын күңелдән яңа ачышлар, мавыктыргыч китаплар тели.

Бөтен хыялларыгыз һәм теләкләрегез тормышка ашсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев