Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Балалар китапханәдә “Халык үч алучылары” укуларында катнаштылар

Балалар китапханәсенең яшь укучылары Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә һәм Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчиклары, партизан һәм подпольщикларның батырлыгына багышланган «Халык үч алучылары» дигән укуларда катнашты.

Яшь патриотларга Бөек Ватан сугышы елларында йөзләрчә мең малайлар һәм кызлар, өлкәннәр белән беррәттән, безнең Ватаныбызны саклаулары һәм аларның батырлыклары турында сөйләделәр.

Балалар кешелек тарихында иң канкойгыч сугышларның берсе - Икенче бөтендөнья сугышы барышында төп борылыш булган Сталинград өчен сугыш, шулай ук совет разведчикларының һәм партизаннарның батырлыклары турында сөйләүче сәнгать һәм документаль китаплар белән таныштылар. 

Балаларга кычкырып уку өчен сайлап алынган А.Сурковның «Защитник Сталинграда», Г.Поженянның «Ночные птицы», А.Софроновның «Шумел сурово брянский лес», Т.Котаның «Школа в партизанском отряде» китаплары тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев