Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Балалар яктырткычлар тарихы белән таныштылар

Октябрьский һәм Шеланга мәктәп яны лагерьлары өчен «Чырадан алып светодиодлы лампаларга кадәр» дип аталган музей дәресе үткәрелде.

«Мәдәниятләр диалогы» музее җитәкчесе әйберләр тарихына сәяхәт итәргә, кешелекне чолгап алган гади әйберләрнең барлыкка килү тарихы белән танышырга тәкъдим итте. Решетова Анжелика Россиядә беренче яктырткычларның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Балалар өчен төрле чорлардагы яктырткыч әсбапларга багышланган күргәзмә оештырылды. Балалар борынгы керосин лампаларыннан алып хәзерге LED - лампаларга кадәр экспонатларны күреп, яктырту тарихына чума алдылар.

Алга таба балалар район мәдәният йорты сәхнәсендә үзләрен чын биючеләр итеп хис иттеләр. Мәдәният йортының режиссер-куючысы Ксения Анохина «Джаз-Денс» музыкаль программасын уздырды. Педагоглар белән бергә, лагерьда тәрбияләнүчеләр сәхнәдә биеделәр һәм ахырда тамашачыларның көчле алкышларына күмелделәр.

Программа азагында кунакларга «Убырлы карчык дөньяны коткара» фильмын карау тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев