Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Балалар “бал икмәге” серләрен ачтылар

Безнең календарьда нинди генә бәйрәмнәр очрамый. 21 апрельдә Халыкара прәннек көне билгеләп үтелә.

Югары Осланның “Каенкай”  балалар бакчасының урта һәм өлкән төркемнәрендә тәмле һәм татлы ризыкларга багышланган дәресләр узды. Балалар Русиядә прәннекләрнең барлыкка килү тарихы, прәннек ашамлыгын әзерләү ысуллары һәм төрлелеге белән таныштылар. Тәрбиячеләр беренче прәннекләрнең «бал икмәге» дип аталуы турында сөйләделәр. Алар арыш оны белән бал һәм җиләк согы катнашмасыннан гыйбарәт булган. Прәннек сүзе рус телендәге “пряность" сүзеннән килеп чыккан. Русиядә бер генә вакыйга да прәннексез үтмәгән. Прәннек, әлбәттә, балалар өчен иң яраткан татлы ризык булган. Алар өчен йорт хайваннары, кошлар, җәнлекләр формасында фигуралы прәннекләр пешергәннәр.

Ә Тула шәһәре үз прәннекләре бөтен дөньяга танылган. Нәкъ менә Тула осталары прәннек такталарын уйлап тапкан, алар ярдәмендә басма прәннекләр ясаганнар. Прәннекләр әзерләү рецепты сер итеп сакланган. Балалар шулай ук төрле прәннекләрнең иллюстрацияләрен карадылар, прәннек турындагы мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар, прәннек табышмакларын чиштеләр, күңелле «прәннек уеннары» уйнадылар. Аннары тәрбиячеләр балаларга тозлы камырдан һәм пластилиннан прәннек ясарга тәкъдим иттеләр. Балалар зур кызыксыну белән эшкә керештеләр, прәннекләр төрле һәм кызыклы килеп чыкты.

Дәрес азагында балалар шоколадлы прәннек, лимонлы прәннек һәм төсле прәннек белән сыйландылар. Мондый дәресләр балаларны мәдәни кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне сакларга өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев