Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Балачак - иң яхшы планета

Балачак мәңгегә безнең күбебез өчен иң бәхетле һәм ваемсыз вакыт булып калачак. Җәйнең беренче көнендә халыкара бәйрәм - Балаларны яклау көне билгеләп үтелә.

Макыл авыл җирлеге территориясендә, балалар һәм аларның ата-аналары өчен спорт клубы янындагы мәйданда, игълан ителгән Гаилә елы кысаларында, “Балачак - иң яхшы планета” дигән балаларның төп бәйрәме үтте. 

Макыл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, Рус Макылы авылы яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре һәм Татар Макылы китапханәсе мөдире белән берлектә бәйрәм атмосферасы тудырдылар, балаларга күңелле уеннар, җырлар, биюләр, спорт эстафеталары оештырдылар.  

Бәйрәм Клоун Тяпа һәм клоунесса Кнопа белән очрашудан башланып китте. Алар белән бергә балалар паровозда Җәй - могҗизалы планета - Балачак  станцияләре буйлап сәяхәткә киттеләр.

Бәйрәм күңелле тәмамланды. Бергәләп энергияле флешмобта катнаштылар.   Барлык катнашучылар да татлы бүләкләр алды, Кнопа белән селфи һәм истәлеккә гомуми фото ясадылар.

Бәйрәмне оештыручылар иганәчеләргә - Макыл авыл җирлеге администрациясенә, шәхси эшмәкәрләр Галина Хәбибуллинага, Венера Гыйззәтовага, Риф Галиевка һәм ата-аналар Игорь Родионовка, Катя Гурьяновага рәхмәтләрен белдерәләр .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев