Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Бакча Сарайның Дуслык аланында авыл көне үтте

Ул авыл клубы янәшәсендә бәйрәмчә бизәлгән аланда узды. Бәйрәмгә килүчеләрне «Иделкәй» халык төркеме, «Хыял» вокаль дуэты, Мәмәтхуҗа мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгать әгъзалары, Киров бистәсе мәдәният йорты мөдире Марина Иванова һәм Шеланга авылыннан Оксана Киселева каршы алдылар.

Бәйрәм чарасын хуҗабикә хокукында Бакча Сарай авыл мәдәният йорты мөдире Асия Фәйзулова ачып җибәрде, ул авыл халкын һәм килгән кунакларны сәламләде, барысын да бәйрәм белән котлады һәм яхшы кәеф һәм авыл көнен үткәрүдә актив катнашуларын теләде. Бәйрәмгә килүчеләрне Вахит авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов, Бакча Сарай авылының мактаулы кешесе Шәүкәт Каюм улы Җәләлетдинов һәм бистәнең тынгысыз, актив яшәүче Альберт Җәләлетдинов котладылар һәм әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Концерт номерлары 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәгән алтын юбилярлар, авылның иң зирәк өлкән буын кешеләрен, МХОда катнашучыларның гаиләләрен, күп балалы гаиләләрне һәм "Яшь йөрәкләр" волонтерларын котлаулар һәм истәлекле бүләкләр тапшырулар белән үрелеп барды. МХОда һәлак булган егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Балалар өчен татлы бүләкләр тапшыру белән кызыклы уеннар оештырылды.

Чара ахырында бәйрәмне оештыручы Асия Фәйзулова тантаналы шартларда   Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәм тәм-томнар, бәлешләр белән чәй өстәле артында тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев