Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Бакча Сарайда туган телләрдә шигырьләр укыдылар

Халыкара туган тел көне - 2000 елдан башлап ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә торган вакыйга.

Бакча Сарай авыл клубы мөдире Асия Фәйзулова Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан "И туган тел, и матур тел" исемле шигъри акция үткәрде. Акциядә катнашучылар рус, татар һәм чуаш язучыларының мәхәббәт, табигать, туган ил һәм дуслык турындагы шигырьләре язылган кесә форматындагы карточкалардан файдаланып, аларны авылдашларына укыдылар. Укылган һәр шигырьдә туган телнең матурлыгы гына түгел, бәлки үз халкының тамырлары, тарихы белән тирән бәйләнеш тә яңгырый.

Халыкара туган тел көне ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан 1999 елның 17 ноябрендә игълан ителгән. Ул тел һәм мәдәни төрлелеккә һәм күптеллелеккә ярдәм итү максатыннан кертелгән. Туган тел көне 1952 елның 21 февралендә Бангладешта булган фаҗигале вакыйгалар истәлегенә сайланган. Ул вакытта полиция пуляларыннан үзләренең туган бенгали телләрен яклап демонстрациягә чыккан, аны илнең дәүләт телләренең берсе дип тануны таләп иткән студентлар һәлак булганнар. Шуннан бирле бу көн Бангладешта Туган тел өчен һәлак булганнар көне санала, ә бөтен дөньяда Туган тел көнен билгеләп үтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев