Бакча Сарай авылының 100 еллык тарихы бар
Бакча Сарай авылының яше-карты, күптән күрешмәгән, сагынышып кайткан авылдашлар, тирә-юнь авыллардан, шәһәрләрдән, хәтта шушы авылда үсеп, хәзерге вакытта Австралиядә яшәүче Динә ханым да гаиләсе белән махсус авылның 100 еллыгына җыелды. Бәйрәм Идел елгасы янында матур аланда башланып китте.
Алып баручы, авыл мәдәният йорты җитәкчесе Асия Фәйзулова бәйрәмне башлап җибәреп, кунакларны авыл тарихы белән таныштырды. Авылга 1925 елның язында нигез салынган. Ул елларда күп балалы татар гаиләләренә Идел елгасы янында җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән. Башта сигез гаилә землянкаларда яшиләр, соңыннан бурадан йортлар җиткезәләр, алар саны 17 җитә. 1927 елда колхоз оеша, колхозчылар кырчылык, бакчачылык белән шөгыльләнә. Авылда балалар саны арта, алар күрше Матюшино, Ташевка мәктәпләрендә белем алалар.
Бөек Ватан сугышына 17 йортлы авылдан 22 ир-егет сугышка китә, җиңү белән 14 батыр туган якларына кайта. Һәр йортта тыл хезмәтчәннәре үз көчләрен, өлешләрен җиңүгә кертәләр. Алар хөрмәтенә авылда стела ачылган. Сугыш елларыннан соң “Урак” колхозы “Волга” колхозы белән берләшә, терлек фермалары төзелә. 1967 елда агроном Ришат Кадыйров Чемчурейка елгасы ярында кырлар өчен ашлама-известь катламы ятуын белә. Эзләнү, тикшеренүләрдән соң 1968 елда Матюшино карьеры уңышлы гына эшли башлый, бүгенге көндә дә районда алдынгы оешмалардан санала.
Авылда урта белем бирү мәктәбе, мәдәният йортын, китапханәне үз эченә алган күп функцияле үзәк эшли. Мәдәни чаралардан тыш волонтерлык эше оештырылган, МХОда катнашучыларга матди, гуманитар ярдәм оештыруда авыл халкы актив катнаша.
Кунакларны Вахит авылы җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов бәйрәм белән котлады, шулай ук алда торган эшләрне билгеләп үтте.
Гарифҗан хәзрәт Хәкимов бәйрәмгә җыелган халыкка вәгазь сөйләп, Аллаһыны тануга өндәде, аларның оҗмах бакчасы кебек матур урында торуларына сокланды, һәрбер гаиләгә тыныч-имин тормыш теләп, чыгышын Габдулла Тукай шигыре белән тәмамлады.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Динар Валиев район Башлыгы исеменнән бер гасырлык юбилей белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә истәлек бүләкләре тапшырды.
Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина үзенең котлау сүзләрен һәрвакыттагыча шигырь һәм җырлар белән катнаштырып җиткерде. 50 ел һәм аннан да озагырак торучы Әлмөхәмәтовлар, Мостафиннар гаиләләрен котлады.
Котлау сүзләренә шулай ук районның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе урынбасары Нәзилә Биктаһирова да кушылды. Ул авылның иң өлкән асыл заты, шушы авылда беренче булып туган кыз бала, 95 яшьлек Гайшә апа Солтановага бүләк итеп татар яулыгы бәйләде.
Ә Гайшә апаның мәгънәле, эзлекле чыгышы беркемне дә битараф калдырмады, хәтер сандыгындагы истәлекле хәтирәләре соклану хисләре уятты. Ул җаны-тәне белән авылын яратуын, аның матурлыгын, авылдашларын хөрмәт итүен ассызыклап үтте.
Бәйрәмдә күп балалы гаиләләрне дә котлап үтәргә онытмадылар. Авыл җирлеге башлыгы Ф.Кәримов Мәхмүтовлар, Хәкимовлар гаиләләрен билгеләп үтте. Авылның иң кечкенә яшәүчесе Сибгәтова Галия дә үз бүләгенә ия булды.
Бакча Сарайның хөрмәткә лаек мөхтәрәм кешесе Шәүкәт Зәләлетдинов шулай ук чыгышын истәлекләргә багышлады, авылдашлары белән бергә эшләгән елларын, авылның үсешенә керткән хезмәтләрен, җитәкчеләрне искә төшерде.
Бәйрәмдә шатлык-борчуларын уртаклашырга, бәйрәмне үткәрергә үз көчләрен керткән, аны тагын да күркәмрәк иткән, тырышлык куйган актив авылдашларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм чарасы җыр, биюләр белән үрелеп барды. Яшел Үзән районы Олы Карауҗа авылы мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Минһаҗеваның, аның җитәкчелегендәге “Ядкәр” җыр ансамбленең, “Мирас” бию төркеменең чыгышлары югары дәрәҗәдә булып, бәйрәмгә килүчеләр аларны алкышларга күмде. Казан шәһәре “Яшьлек” мәдәният сараеның Әнәс Хаҗиев җитәкләгән “Моң чишмәсе” коллективының чыгышлары да тамашачылар күңеленә хуш килде, Әнәс Шәрип улының җырлары һәм биюе, автор-башкаручы Гөлнар Әхмәтҗанованың, Гөлзада Хәмидуллинаның, Зөһрә Газизованың, Минзилә Галиәхмәтованың, Диләрә Әдиятуллинаның җырлары беркемне дә битараф калдырмады, бәйрәмгә үзенчәлекле бер ямь өстәде. Авылдашларына үзенең җырын Ландыш Мөстәкыймова да бүләк итте.
Бәйрәмдә балалар өчен төрле уеннар, конкурслар, попкорн, татлы мамык сатулар оештырылган иде.
Бер гасырлык тарихы булган Бакча Сарай авылы исән, гөрләп яши, аның халкы тырышып хезмәт куя. Әлеге бәйрәмнән соң татар авыллары өчен горурлык туа, күңелгә рәхәтлек, сафлык иңә. Авылдашларның әлеге бәйрәмгә чит илләрдән, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән ашкынып кайтуы бакчасарайлыларның бердәм, дус-туган булып яшәүләренең, тарихны хөрмәт итүләренең мисалы булып тора.
Татарларга хас булган кунакчыллык белән килгән кунакларны алар ачык йөз, өстәл тулы сый-хөрмәт, учакта пешкән пылау, самавыр чәе белән каршы алдылар. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән ул көнне һава торышы да әлеге бәйрәмгә үзенең фатихасын бирде, ничә көн яуган яңгыр туктап, җылы кояшлы көн бүләк итте.
Бәйрәм барлык кунаклар белән бергә “Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкару белән тәмамланды.
Әлеге чараны оештыруда үзенең күп көчен керткән мәдәният йорты җитәкчесе, район Советы депутаты Асия Лотфулла кызы Фәйзулова, аның күп санлы гаиләсе, ярдәмчеләре Яңа Юл, Вахит, Октябрьский авыллары мәдәният хезмәткәрләре Сәрия Ефимова, Сания Сәлимуллина, Ольга Казачкова, Гөлира апа Мәхмүтова гаиләсе белән кунаклардан бик күп рәхмәт сүзләре ишеттеләр.
Язманы әзерләгәндә килеп ирешкән, авыл халкының бердәмлеген күрсәткән тагын бер күрсәткеч, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов бәйрәмдә күтәргән проблема, Бакча Сарай белән Матюшино арасындагы күперне ремонтлау иде, икенче көнгә күпер яңа такталары белән җәяүлеләрне каршы алды.
Әлеге бәйрәмнән алган тәэсирләр, хәтирәләрне яңарткан мизгелләр авылдашларның, кунакларның күңелләрендә озакка сакланыр, кече Ватаннары белән элемтәне өзмәскә бер сәбәп булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев